Самар өлкәсе Иске Җүрәй авылы зиратында Гакыйл Сәгыйрев каберенә таш куелды. Әлеге чарада катнашкан Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте мөдире Илдар Тренгулов белән әңгәмә кордык дип яза Азатлык.
Татар поэзия гөмбәзендә фаҗигале язмышка дучар булган ир затларыбызның берсе — ул Гакыйл Сәгыйрев. Куллар, аяклар хәрәкәтсез килеш тә авызына каләм кабып, язды, рәсемнәр ясады. Заманында минем: «Гакыйл әфәнде, Сезгә зарланып килүчеләр бармы?» дип соравыма, «Бар» дигән иде ул.
Вафат булуына ике ел тулган көнне каберенә таш куйдылар. Зиратка Самардан татар җәмәгатьчелеге вәкилләре барды. Әңгәмәбез шуларның берсе — Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте мөдире Илдар Тренгулов белән.
– Зиратка кемнәр килгән иде?
– Самар, Ульян, Татарстан вәкилләре. Йөзгә якын кеше җыелды.
– Авыл турында сездә нинди фикерләр туды?
– Заманында 500 йорты булган Иске Җүрәйдә бүген 200 йорт калган. Мәктәп ябылган. Йөз кеше сыярлык мәчеттә 15 ир намаз укый. Таш кую чарасында яшьләр юк дәрәҗәсендә иде. Кабер ташына да сурәтен ясап куйганнар. Мөселман кешесенә бу килешә торган гамәл түгел. Күңелне авыр хисләр биләде.
– Ә зиратта сөйләнгән нотыкларда нинди проблема күтәрелде?
– Иске Җүрәй авылында Гакыйл Сәгыйревнең музеен булдыру турында. Тирән акыл белән уйлаганда, шагыйрь — үзе тәрбия чарасы бит.
– Яшь кеше буларак үзеңнең аның шигырьләрен укыганың бармы соң?
– Бар. Татар телендә дә, урыс телендә дә.
– Тантанадан нинди «йөк» белән кайттың?
– Самарда шагыйрь Гакыйл Сәгыйревнең иҗатына багышланган кичә уздырырга, иҗатын халыкның исенә төшереп торырга кирәк. Милләтебезне саклап калыр өчен, татар әдәби теленә һәм динебез Исламга ябышырга тиешбез.