Кичә Казандагы «Сөләйман» мәчете хезмәткәрләренә янгын куркынычына каршы инструктаж үткәрелде.
Һәркемгә мәгълүмдер, янгынның кешеләргә нинди зур хәвеф, бәла китергәнен. Татарда «Карактан кала, янгыннан бернәрсә дә калмый» дигән мәкальләр юкка гына барлыкка килмәгәндер. Менә шуның мөһимлеген аңлаган хәлдә, «Сөләйман» мәчете әһелләре янгын куркынычлыгы кагыйдәләрен уңышлы тапшырдылар. «Шулай да андый бәла-казаларны Раббыбыз күрсәтмәсен, гыйбадәтханәбездә, Казаныбызда. Татарстаныбызда, гомумән, илебездә иминлек, тынычлык булсын»,-дип дога кылдылар алар.