Мордовиянең Ичалковский районында «Туган телем, яшә!» дип аталган регионара этно-мәдәни лагерь ачылды. Бу форум быел өченче мәртәбә оештырыла һәм «Орленок» балалар сәламәтлеген ныгыту лагеренда уза.
Быел лагерьга Россиянең 9 төбәгеннән 85 укучы килгән. Аларның һәрберсе үзенчәлекле милли костюмнан. Ике атна дәвамында балалар иң яхшы укытучылар кул астында мокшан, эрзян һәм татар телләре буенча фәнни-тикшеренү проектларын тормышка ашырачак.
Шулай ук төрле КВН, брейн-ринглар да уздырылачак. Алар Мордовия халкы мәдәниятенә багышланачак. Шулай ук, төрле телләрдә иҗат итүче язучылар белән әңгәмәләр дә эшләп булыр, дип хәбәр итә mordoviatv.ru сайты