19 август көнне Каюм Насыйри музеенда атаклы татар галиме һәм мәгърифәтчесен искә алу тантанасы уздырылачак.
Нәкъ менә Насыйри татар грамматикасын фән буларак өйрәнә башлый, ике томда беренче татар аңлатмалы сүзлеген төзи, грамматика буенча үзенең иң төп хезмәте «Әнмүзаҗ»ны эшли. Галим тарих, география, ботаника буенча да хезмәтләр язган. Ул медицина өлкәсендә дә күп эшләгән: туган ягыбызның файдалы дару үләннәре турында «Чәчәкләр һәм үләннәр» дигән китап чыгарган.
Каюм Насыйри этнограф һәм фольклорчы да булган әле. Казан тирәләренә сәяхәт кылганда ул халык авыз иҗаты буенча бик күп материал туплый һәм фольклор әсәрләре җыентыгы чыгара.
Насыйриның новеллалары татар сәнгать прозасы үсешенә һәм мәгърифәтчелек реализмы формалашуга китерә.
Гомере буе эшләгән хезмәте дип «Әңгәмәдәшләр өчен җимешләр» не атасак, ялгышмабыз. Бу үзенчәлекле вәгазь һәм үгет-нәсыйхәтләр җыентыгы 1884 елда университет типографиясендә басылып чыга. Татар мәгърифәте идеяләре белән сугарылган бу әсәр бүгенге көндә дә бик зур әһәмияткә ия.
Каюм Насыйри үзенең фәнни һәм педагогик эшчәнлеген татар халкының мәгърифәтенә багышлаган. Аның төп максаты халкын белемле, үз тарихын, телен, милли мәдәниятен яхшы белә торган итеп күрү булган.
intertat.ru