Татарстанда әлегә ипи бәяләре үзгәми

Татарстанда әлегә ипи бәяләре үзгәми, дип ышандыра аграр министр Аның белдерүенчә, ипинең үзкыйммәтендә ашлык бәясенең өлеше 15-18 процент кына, калганы

БӘЙЛЕ
2011 Авг 03

Татарстанда әлегә ипи бәяләре үзгәми, дип ышандыра аграр министр

Аның белдерүенчә, ипинең үзкыйммәтендә ашлык бәясенең өлеше 15-18 процент кына, калганы энергия чыгымнары, салымнар

Россиядә быел бөртеклеләрдән мул уңыш көтелә. Тулай җыем 95 млн. тоннага кадәр фаразлана. Шул сәбәпле, ашлыкның базар бәясе төшәчәк. Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов яңа уңыш ашлыгын сатып алу бәяләре билгеләнүен хәбәр итте. Мәсәлән, 3 класслы бодайның килосы өчен бәя 5 сум 30 тиен күләмендә расланган. Ә аның объектив бәясе 6 сум 50 тиеннән дә ким тормаска тиеш, ди министр.

Ашлыкның базар бәясе түбән булганга, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре быелгы уңышны сатып табыш алуга өметләнә алмый. Уңышны терлек азыгы сыйфатында файдаланырга һәм алдагы елларга запас итеп тупларга кала. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, бөртекле ашлыкның бәясе аңа ай саен саклау чыгымнары өстәгән хисапка гына артырга мөмкин. Ләкин бу сизелерлек түгел. Шулай ук быел экспортка да исәп тоту урынсыз. «Бары тик игенчелек белән яши торган районнар быел ашлык сатып әллә ни кинәнә алмаслар. Терлекчелек ныклы үскән районнарда бу зур проблема булмаска тиеш. Аларда артык икмәкне терлек азыгы сыйфатында кулланырга кирәк. Берникадәр ашлыкны, узган ел сабагын истә тотып, запаска калдырырга кирәк. Узган ел 2008-2009 еллардан калган 1,5 млн. тонна запасыбыз булмаса, без республикада терлекчелекне саклап кала алмаган булыр идек. Моның өстенә әле читтән дә 1 млн. тонна ашлык сатып алырга туры килде», -дип ассызыклады аграр министр.

Халыкта ашлык арзан булгач, икмәк тә арзан булырга тиеш дигән фикер яши. Ләикн министр искәрткәнчә, бу ялгыш фикер. «Мин инде элегрәк тә кабатлаган идем: ипи бәясе энергетика компанияләрендә һәм «Газпром»да формалаша. Ипинең үзкыйммәтендә ашлык бәясенең өлеше 15-18 процент кына, калганнары — энергия чыгымнары, салымнар. Шулай да быел икмәк бәяләре артмас, дип ышандырып була», — ди министр. matbugat.ru


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе