Дөньяның төрле илләрендә яшәүче күп сандагы мөселманнар 1 августтан ураза тота башласа, Чечняда, Мароккодагы кебек үк, рамазан ае бүгеннән, ягъни 2 августтан башланды. Ни өчен шулай? IslamNews агентлыгы әлеге мәсьәләгә аңлатма бирә.
Рамазан ай календаре буенча күктә яңа ай күренгәч башлана. Ай календаре Григориан календареннән 11 көнгә кыскарак. Шуңа күрә һәр елны рамазан 11 көнгә алдагы елга караганда иртәрәк башлана. Бу үзенчәлек мөселманнарга елның төрле вакытында ураза тоту мөмкинлеген тудыра.
Нигездә, һәр ил ураза башлану аен мөстәкыйль рәвештә игълан итәргә хаклы. Төгәл көнне билгеләү өчен дин белгечләре ай торышын махсус рәвештә күзәтәләр. Чечня һәм Марокка дин әһелләре күк йөзендә ай күренгән төндә генә рамазан башлана дип саныйлар. 31 июльдә алар яңа айны күрмәгәннәр. Узган ел да Чечня рамазанны бер көнгә соңарып башлады һәм төгәлләде. Шушындый ук хәл Дагестанда да күзәтелә.
«Җыен» мәдәни-агарту иҗтимагый берлекләр ассоциациясе рәисе Мөхәммәт Сәлахетдинов мөселманнар өчен мөһим көннәрне бертөсле итү ягында. «Чыннанда, Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.) заманында хәзерге вакыттагы техникалар булмаган, төгәл фәннәр алга китмәгән, шул исәптән астрономия. Кешеләр Аллаһы Тәгалә биргән ориентирлардан файйдаланганнар. Күк йөзендә яңа ай күренү шул ориентир булып тора. Бу дөрес», -ди ул.
Тик хәзер борынгылар өчен авырлык тудырмаган үзенчәлекләр бәхәс уята. Чөнки җир шарының төрле урыннарында яшәүчеләр айны бер төсле күрә алмый, хәтта күрмәскә дә мөмкиннәр. «Мөселманнар берләшергә омтылырга тиеш. Мөселманнар бердәмлеге-беренче урында тора, шуңа күрә таркаулыкка китерә торган сәбәпләрне юкка чыгарырга кирәк. Күп мөселман илләре, дәрәҗәле дин әһелләре белән килешеп, хәзер табигый ориентерларны гына түгел, ә төгәл фәнне дә кулланалар. Барлык мөселманнарны шуңар чакырам», — ди М.Сәлахетдинов.
2008 елда ук Согуд Гарәбстаны баш мөфтие шәех Әбдел Газиз ибн Абдалла Рамазан ае башлану көнен астрономия обсерваторияләрендә телескоплар ярдәмендә билгеләүне канунлаштырды, дип яза IslamNews.