Татарстандагы «Сәләт-Биләр» фестиваленә Ислам конференциясе оешмасына караган яшьләрнең килүе көтел

Киләсе елга Татарстандагы «Сәләт-Биләр» фестиваленә Ислам конференциясе оешмасына караган яшьләрнең килүе көтелә. Татарстан президенты аны Селигер җәйләве

БӘЙЛЕ
2011 Авг 03

Киләсе елга Татарстандагы «Сәләт-Биләр» фестиваленә Ислам конференциясе оешмасына караган яшьләрнең килүе көтелә. Татарстан президенты аны Селигер җәйләве рәвешендә уздырырга киңәш иткән.

Татарстаннан Студентлар лигасы башлыгы һәм ике КФУ студенты Истанбулда узган «Ислам конференциясе оешмасының халыкара моделе» утырышында катнашып кайтты. Аны Ислам конференциясе оешмасы яшьләр форумы оештырган. Билгеле булганча, Татарстаннан «Сәләт» бу оешманың вәкиле булып тора һәм төрле чараларда катнашып килә.

Киләсе елга исә ислам илләре яшьләренең үзләренең дә күпләп Татарстанга килүе көтелә. Алар «Сәләт-Биләр» фестивалендә катнашачак. Истанбулда конференциядә булып кайnкан «Сәләт» проектлары координаторы Тимур Сөләйманов әйтүенчә, башта яшьләр форумы җитәкчеләре генә килер дип күздә тотылган. Ләкин алар күбрәк яшьләрне чакырырга тәкъдим иткән, дип яза Азатлык.

«100гә якын катнашучыны җибәрәбез, диделәр. Быел бит «Сәләт-Биләр» фестивалендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде, ул республикакүләм Селигер оештырам, дип әйтте», ди Сөләйманов.

Гомумән, «Сәләт» Ислам конференциясе оешмасы белән 2007 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Бу көннәрдә узган конференциядә дә алар Русияне тәкъдим иткән. Анда 27 илдән 100гә якын вәкил катнашкан.

«Фәләстин белән Израил, Таулы Карабах, Либия мәсьәләләре турында сөйләштек. Һәр катнашучы үз илен тәкъдим итте. Без барлык чараларда да Русия карашын аңлаттык. Фәләстин белән Израилне алганда, бу инде Ислам конференциясе оешмасы булгач, алар 100% Фәләстин ягында тора. Русиянең позициясен карасак шулай ук Фәләстин яклы», ди Тимур.

Аның сүзләренчә, монда шулай ук ислам илләре икътисадын күтәрү турында да фикер алышканнар. Бигрәк тә фән ягын үстерү мөмкинлеге каралырга тиеш дигән карашка килгәннәр.

«Европаны алсак, аның икътисады күпкә көчлерәк. Ислам илләрендә нефть, газ бар, әмма фән ягы аксый. Ешрак конференцияләр уздырырга кирәк. Бер-беребезгә ныграк ярдәм итү өчен ислам илләрендә ясалган ризыкларны күбрәк сатып алыйк дигән тәкъдим дә булды», ди ул.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе