Татарстан хастаханәләреннән «Булгария» теплоходы һәлакәткә юлыкканнан соң ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән 4 кеше чыгарылган.
Хәзерге вакытта республика стационарларында ике кеше (зыян күрүче һәм теплоходта һәлак булучының туганы) дәвалануын дәвам итә. Табиблар аларның хәлен канәгатьләнерлек һәм тотрыклы дип бәяли. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.