Google компаниясе хәбәр иткәнчә, Рамазан аенда Мәккә шәһәрендә укылачак намазлар туры эфирда YouTube сайтында күрсәтеләчәк.
Дүшәмбе көнне компания бу яңалыкны раслады.
"Тарихта беренче тапкыр булган бу вакыйга миллионланган мөселманнарга Мәккәдә узучы намазларны күзәтергә мөмкинчелек бирә", дип яза Google
Трансляция бара торган интернет-битнең адресы www.youtube.com/MakkahLive.