«Аллаһы сезгә җиңеллек тели, авырлыкны теләми» (Сыер, 185нче аять)
«Аллаһы Тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш бирер» (Сыер, 286нчы аять);
Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәсе Абу Хурайра Рәсүл әйткән сүзләрне бәян итте: «Хакыйкатьтә дин җиңеллек өчен бирелгән» («Сахих», Имам Бохари).
Елдан-ел Русия мөселманнары өчен изге Рамазан аенда рузә (ураза) тоту көн озынаю һәм гадәттән тыш эсселек хөкем сөрү белән истә калачак. Бездә җирле халыкның, елның дүрт фасылында да төрле һава торышын һәм көннең кыска-озын булуын үзендә сынавы тотрыксызлык тудыра, моңа өстәп, дөньяви һәм правослау дине тәэсирен ныгыткан дәүләттә мөселманнарга рузә тоту бермә-бер катлаулана. Мәсәлән, экваторга якын гарәп илләрендә табигый тотрыклылык саклана: дүрт фасылда да эсселек һәм көн аралыгы бер чамадарак. Бу рузә тотарга күпкә уңайлырак шартлар булу хакында сөйли.
Билгеле ки, авыручы кешеләргә, сәфәр кылучыларга, хатын-кызларга аерым вакытта, шуңа өстәп, йөкле, имезү вакытында рузә тотуда ташламалар карала. Болар хакында Коръәни-Кәримдә ачыктан-ачык әйтелә һәм бу хаклы рәвештә саклана да. Ләкин шушылар белән беррәттән, кайбер илләрдә, мәсәлән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эсселек 40 градустан да арту сәбәпле, хакимият сәламәтлекне саклау уңаеннан: «Кем кояшта эшли, шуңа рузә тоту мәҗбүри түгел», — дип фәтва чыгарды, гәрчә тотрыклы җирлек һәм үзләрен «саф дин» (ваһһабичылык) тотучылар дип катгый рәвештә белдерсәләр дә. Быел Русия мөселманнарына рузә тотуда аерым ташламалар каралмады. Гәрчә бездәге вәзгыять күпкә катлаулырак булса да. Ни өчен? Бу Аллаһының сынавымы, әллә мәсьәләне дөрес аңламаумы?
Бездәгедән дә катлаулырак вәзгыять — югары географик киңлекләрдә күзәтелә. Мәсәлән, көн атналар, айлар дәвам иткән җирлекләрдә рузәне ничек тотарга? Бүген дөньяда Швеция, Норвегия һәм Финляндия мөселманнары иң озын рузә тотучылардан санала. Tatar-islam.ru сайты «Today Zaman» газетасына таянып белдергәнчә, Швециянең Кируна шәһәрендә сәхәр вакыты 3 сәгать 48 минутта тәмамлана, ә ифтар исә 22 сәгать 18 минутта башлана. Тәравих намазлары 23 сәгать 33 минутта башланып китә. Сәхәрдән алып ифтарга кадәр 20 сәгать вакыт уза дигән сүз.
Заманы өчен генә түгел, бүгенге көндә дә әһәмиятен җуймаган, ә көннән-көн мөһимлеге арткан, узган гасыр башының иң танылган татар дин галимнәренең берсе Муса Бигиның «Озын көннәрдә рузә» дигән хезмәтенә тукталасы килә. Бу әсәр 1911 елда Казанда басыла. Язар алдыннан ул Финляндиягә сәфәр кыла. Биги батмаучы кояшны күзәтер өчен, төньяк поляр әйләнештә урнашкан Рованием исемле фин шәһәреннән ерак түгел Авасакса тавында гизә. Муса хезмәтен язганда батмаучы кояшны үз күзләре белән күзәтүне, фикһ мәсьәләсендә карар кабул итү методологиясе белән бергә, дини, астрономик һәм географик белеменә таянып, һәм төньяк киңлекләрдә яшәүче мөселманнарга җәйге озын көннәрдә рузә тоту мәҗбүри түгеллеген раслый.
Алай гына түгел, әлеге фәтваны югары географик киңлекләрдә яшәүче һәм тормышлары икмәк өчен авыр хезмәттә үткән һәм рузә тоту аларны сындырып, соңгы ипи кисәгеннән мәхрүм калдырган мөселманнарга юллый. Ягъни бу бездә авылда көн күрүчеләргә аваздаш, бу хакта соңрак. Муса Биги: «Әгәр мин бу мескен кешеләргә исламның ташламаларын игълан итсәм, бу шәригатьнең бер рөхсәтен, уңайлылыгын терелтү була. Күп мөселманнар, аларның гаиләләре зыяннан сакланыр, ә кешелек йөрәгендә исламга мәхәббәт артыр», — дип, хезмәтенең керешендә билгели.
Муса Биги язганча, үз максатын ул Коръәннең изге аятьләренә нигезләнеп белдерә. «Намаз белән рузәгә кагылышлы мәсьәләләрдә кояш батмаган, озын көннәр хасил булган һәм Рамазан аенда авыз ачу (ифтар) бик авыр һәм уңайсыз шартларга туры килгән җирлекләрдә шәригатьтә рузә тотмаска рөхсәт бирелә», — ди ул.
«Озын көннәрдә рузә» — киң кысаларны күз уңында тотып язылган хезмәт. Ул барлыгы 11 бүлектән тора һәм биредә рузә генә түгел, шәригатьнең җиңеллек өчен бирелүе, кояш батмаган җирлектәге вәзгыять, кичке намазны уку, кыйяс мәсьәләсе (ислам хокукы термины, фәтва чыгару сыман фикер белдерү. — А.Ш.) күтәрелә. Шул рәвешле ул үзенең фикһ (хокук) методологиясенә нигезләнеп, конкрет хокукый карар чыгара.
Муса Бигиның әлеге хезмәте ничек кенә кызыклы тоелмасын, аны «Безнең гәҗит» битләренә тулысы белән бастыру мөмкин түгел. Шуңа да без аның бер өлешен, үз концепциясен дәлилләгән урынын гына кыскартып тәкъдим итәбез, ә кайбер Коръән сүзләре урынына без сүрә һәм аятьләр санын гына китерәбез. Аңа кадәр Муса Бигиның хезмәтләрен өйрәнгән, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдиновның «БГ»кә биргән фикерен тәкъдим итәбез.
– Муса Бигиның биргән фәтвасы Русия мөселманнарына да туры килә башлады. Хәзер гарәпләрдә рузә 12 сәгать кенә дәвам итсә, бездә 17 сәгатьтән артып китә.
Муса Бигиның әсәре турында күпчелек белми дияргә кирәк. Ә белгәннәре: «Үлсәм үләм, тик уразаны тотам», — дип элекке гадәткә ябышып ята. Муса Биги Коръәнгә таянып, ислам дине кешенең халәтен җиңеләйтер өчен бирелгән, ди. Аллаһы Тәгалә кешеләргә авырлык түгел, җиңеллек телим, ди. Ә мондый озын көннәрдә рузә тоту кешегә, бигрәк тә, хезмәтче, эшчегә авырлык, зыян гына китерә, ди. Ягъни исламның фәлсәфәсе кешегә зыян китермәүдән гыйбарәт. Христианнарда, мәсәлән, кеше үзен никадәр җәфаласа, ул шулкадәр Ходай ризалыгына ирешә, диелә. Ә Муса Биги чынлыкта алай түгеллеген дәлилләргә тырышкан.
***
«ОЗЫН КӨННӘРДӘ РУЗӘ»ДӘН ӨЗЕКЛӘР
Иман, намаз, зәкәт кебек исламның төп нигезләре хакында Коръәннең күп изге аятьләрендә бәян ителә. Шулай ук бу нигезләрнең берсен тәшкил итүче рузә ниндидер сәбәптән Коръәндә алай еш телгә алынмый. 33:35, 39:10 аятьләрдә күз уңында рузә тотылса да, Рамазан рузәсе хакында анык рәвештә бары «Сыер» («Бакара») сүрәсенең 2 билгеле аятендә генә искә алына. Бу хакта Коръәннең башка аятьләрендә сүз юк. Шул рәвешле, Изге Коръән рузә хакында бер фәрман, бер котлы хәбәр һәм бер мәдхия белән чикләнә. Бу, үз чиратында, ниндидер сәбәбкә, яшерен мәгънәгә ия.
Рузә эчемлектән, ризыктан баш тартуны максат итеп куймый. Шәригатьтә каралганча, бу максатка ирешү чарасы булып тора. Рузәдә максат — Аллаһы тарафыннан ихтыяр көчен тәрбияләү, әхлакны ныгыту һәм социаль мәсьәләләрне чишү өчен эшләнә. Шуңа да максатка ирешү чарасы сыйфатында аны Коръәндә 2 тапкырдан артык бәян итүдә ихтыяҗ юк.
Әлеге тәфсир миңа күпкә якынрак һәм урынлырак яңгырый. Бу аңлатмамны берничә Коръән аяте дә дәлилли: 1.(2:196), 2.(5:89), 3.(5:95), 4.(4:92), 5.(58:4). Һичшиксез, кешедә ихтыяр көчен тәрбияләүдә, аңа хуҗа булуда рузәнең тәэсир көче зур.
И мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кеби сезгә дә рузә тоту фарыз, шаять, рузәне калдырудан яки аңа кимчелек китерүдән сакланырсыз! Рузә саналмыш көннәрдә киләдер (2:183-2:184). Бу аятьнең мәгънәсе шулайрак: «И мөэминнәр, аерым саналмыш көннәрдә дәвам иткән мәлдә, сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кеби сезгә дә рузә тоту фарыз. Кимчелек китерүдән сакланырсыз, ягъни үзегезне буш һәм гөнаһлы гамәлләрдән, әдәпсезлектән һәм килешсез кыланышлардан тыярсыз, үз теләгегезнең хуҗасы булуга ирешә алырсыз диелә.
Без мөселманнарга рузә нинди булганы, аның күпме көн тәшкил итүе хәбәр ителми. (19:26), (19:10), (2:138), (7:142), (2:196) — бу аятьләр дә тезисны дәлилләми, бәян итми.
«Әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кеби» гыйбарәсе рузәнең мәҗбүрилеге хакында бәян итүче мәгънәгә генә ия. Чөнки бездән әүвәл киткәннәрнең ничек, никадәр рузә тотуы мәгълүм түгел. Башкача әйткәндә, рузә кешенең хәлен алыр өчен яки җәза бирер өчен билгеләнмәгән. Моны «кимчелек китерүдән сакланырсыз!» гыйбарәсе дәлилли, ягъни кирәксез вә мәгънәсез гамәлләрдән саклаучы күрсәтмә.
Ислам рузәсе яшәү көчен җуяр өчен, сәламәтлекне какшатыр өчен бирелмәгән. Ул кешенең нәфесенә хуҗа булырга өйрәтер өчен хезмәт итә. Инсанның фантазиясе һәм нәфесе нинди генә булмасын, бары алар белән идарә итү сәләте генә кешене чын кеше итә. Бу күркәм әхлак һәм кеше абруеның нигезе.
«Рузә саналмыш көннәрдә киләдер» — бу күрсәтмә рузәне ничә көн тоту мәсьәләсендә ачык кала. Минемчә, әлеге мәсьәлә рузә ае — Рамазан ае буларак әйтелгән аять белән хәл ителми. Бу фикерне дәлилли алдым сыман. Бер гипотезам дөрес сыман: изге Коръәннең чолгаучы һәм иңләүче характерын саклап калыр өчен, «саналмыш көннәрдә» гыйбарәсе көн һәм төн озынлыгы буенча урта планеталыкны узып китүче җирлекләргә күрсәтмә сыйфатында кабул ителергә тиеш. Мин шулай ук әлеге җирлекләрдә Рамазанның асылы, уникальлеге, әлбәттә, югала дип саныйм.
Хәзер укучылар хөкеменә бер гипотетик мәсьәләне тәкъдим итик: әйтик, полюста яки поляр янындагы өлкәләрдә көн 3-4 айдан 7-8 айга кадәр сузыла. Рамазан аенда һәм, гомумән, рузә бу җирләрдә мәҗбүри була аламы?
Әлеге мәсьәлә мөһим саналса да, аңа җавап табып булырлык. Изге Коръән кулланмасы буенча, рузә бу районнарда беркайчан да мәҗбүри була алмый. Ул бары аерым саналмыш көннәр сыйфатында, ягъни көн һәм төн үз озынлыгы белән аваздаш булганда гына тотылырга мөмкин. Бер көн яки бер төн ел дәвам иткән полюсларда яки көн белән төн атналар-айлар дәвам иткән поляр янындагы салкын урыннарда, рузә үзенең көн вакыты белән чикләнү сәбәпле, әлбәттә, җирле халык өстеннән төшерелә.
«Саналмыш көннәр» аяте бу хакыйкатьне дәлилли. Киләсе аять барлык икеләнүләрне бетерә: «Сәхәр дә ашагыз, эчегез хәтта таң яктылыгы беленгәнче, аннары рузәне тотып, тәмам итегез кояш баеганчы!» (2:187). Тормышны җиңеләйтер өчен, шәригать берничек тә кешенең көченнән килми торган гамәл билгели алмый. Шулхәтле көчле ачлык һәм сусау кеше өчен гыйбадәт тә, тәрбияләү чарасы да була алмый. Әлеге хакыйкать ислам рухына билгеле. Моны изге Коръән һәм Пәйгамбәребез сөннәте белән дәлилләп булган мәлдә, ул гипотеза яки фараз булып кына калырга тиеш түгел, чөнки гипотеза методы хәрәкәт алымы була алмый, дип яза «Татар Заманы». Гипотеза методы берничек тә шәригать күзлегеннән кабул булырга мөмкин түгел. Шуңа да ул зур үсеш алырга лаек.
Намаз вакытын билгеләгәндә, гипотетик ысулны кулланырга була, ә рузә мәсьәләсендә алай хәл итеп булмый. Ике нигез арасында аерма бар. Намазда төп нигез булып туктаусыз дәвамлылык тора. Биш вакыт намаз — Ходайдан бирелгән җиңеллек. Ә рузәдә төп асыл мәгънә көннәр санына барып тоташа. Ягъни гади вакытта рөхсәт ителгән ризык һәм эчемлек белән туклану мубах (рөхсәт ителгән) саналса, ә рузәдә — тыелу, бөтенләй киресе башкарыла. Моңа раслану кирәк, ничек кенә дәвамлы булмасын. Әгәр Аллаһы тарафыннан андый җирлекләр бар икән, димәк, анда рузә берничек тә гыйбадәт була алмый.
«Рамазан аенда берәү чирле яки мәшәкатьле озын сәфәрдә булса, рузә тотмасын, чирле кеше сәламәтләнсә, мосафир өенә кайткач, башка вакытта каза кылырлар» (2:185). Безгә иң элек бу аятьнең төзелешенә, тәртибе һәм үзара бәйләнешенә, бер-берсенә охшаш җөмләдәге аермаларына игътибар итәргә кирәк. Шуннан башка бу аять тәфсиренең күләме һәм кыйммәте күренмәячәк. Биредә мосафир кылуның чынбарлык, факт булуын, ә чирле булу аның ихтимал һәм ихтирам сәбәп сыйфатында җитәрлек булуын ассызыклый. «Каана» сүзе бу очракта фигыль (гамәл) һәм шул ук вакытта процесс булуын дәлилли. Әлбәттә, бу гыйбарә тәгаенләнгән чирне һәм рузә тоту аркасында хасил булырга мөмкин чирне күз уңында тота. «Сәфәрдә булса» (галә сәфәрин) үзенең конструкциясе буенча мосафирлык халәтен дәлилли. Әмма киләчәктә яки ихтимал булырга мөмкин сәфәр рузә тотмаска сәбәп була алмый. Кыска булуына карамастан, фикһ фәне (хокук белеме) күзлегеннән бу нигезләмә мөһим санала: «Сәфәрдә игътибар бары гамәлгә юнәлә, ә чир вакытында аның фактта яки рузә тоту аркасында хасил булырга мөмкин булуы истә тотыла».
Һәрбер фарыз аңа шартлар туганда гына бурычлы санала. «Шәригать» төшенчәсендә көч-хәлеңнән килү төшенчәсе бар (дееспособность). Ул үз эченә 2 аспектны ала: 1) кешенең һәм аның әгъзалары сәламәт булу; 2) теге яисә бу гамәл аркасында хасил булырга мөмкин зарар һәм зыянның булмавы. Әгәр дә кеше үз мөмкинлеге белән теге яисә бу гамәлне үти алса һәм ул үзенә зыян китерсә, бу очракта Шәригатьтә каралган көч-хәлеңнән килү төшенчәсе үз көчен югалта. Хаҗ кешенең мал-мөлкәте һәм сәламәтлегенә зыян китерергә сәләтле, кыям (намаз укыганда басып тору) хәлне алырга мөмкин яки рузә кешене хезмәтеннән һәм гадәти эшеннән аера икән — бу гамәлләрнең берсендә дә «шәригать» төшенчәсе юк.
Безнең ышануыбызча, Канун чыгаручы — хикмәт иясе һәм Ул көч-хәлеңнән килмәгәнне таләп итми. Ул мәрхәмәт иясе. Ул кешегә авырлык тудырырга мөмкин эшне йөкләми. Мөмкинлек кысаларыннан чыгып бурыч йөкләү — бу золым. Файдасыз бурыч йөкләү бары зыянга гына. Шәригать тарафыннан боерылган барлык әйбер кеше өчен җиңел үтәлерлек. Алар барысы да кешенең үзенә файда китерерлек күркәм гамәлләр.