2011 Авг 02
Петербург мөселманнары изге Рамазан аена керде. Кичә иртән иртүк яше — карты тәравих намазына җыелды. Әлеге дини йола быел да берничә урында, нигездә, күп халык катнашындагысы ике мәчеттә (иске һәм яңа) үтте. Ураза 30 көн барачак. Бу вакыт эчендә Ураза тотучылар Коръән укый, хәер — сәдака тарата. Рамазан ае — елның иң изге ае. Шушы урында төньяк башкала мәчетләре хакында бер — ике сүз. Петроград ягындагы иске мәчет — халыкта татар мәчете дип йөртелә. Приморский районындагы яңа мәчет шәһәрдә соңгы вакытта барлыкка килгән милли оешмалар өчен тәгаенләнгән. Чынлыкта ике мәчеткә дә төрле милләт вәкилләре йөри, дип яза «Татар — Информ». Петербургта татар бистәсе шәһәр салына башлаган чорда ук төзелә башлый. Империянең яңа башкаласында татарлар иң элек Петропавловск ныгытмасы янында урнаша. Шунлыктан биредә Ауропадагы иң зур Җәмигъ мәчете барлыкка килү яхшы аңлашыла. Мәчетне төзүгә Николай II 1907 елда рөхсәт бирә. Акчаны бөтен Рәсәй буйлап җыялар. Татар ханы Йосыф нәселеннән кенәз Феликс Йосыпов төп меценатларның берсе була. Мәчетнең биредә салынуына каршы төшүчеләр дә очрый. Әмма әмир Бохарскийның император белән дуслыгы мәсьәләне хәл итә. Тәүге намазлар мәчеттә 1913 елда укыла, әмма революциядән соң аны талыйлар, ә 1940 елда ябалар. Шунысы кызык, сугыштан соң Җәмигъ мәчете Һиндстан президенты Джавахарлал Неру һәм Индонезия президенты Сукарно ярдәмендә ачыла. 1956 елда мәчет яңадан эшли башлый. Аңа 5 мең кеше сыя. Тик бу Петербург мөселманнары өчен бик аз. Шул сәбәпле Коломягада икенче мәчет төзелде. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар милли-мәдәни җәмгыятьләре ел саен (җитәкчеләре Рәшит Мәһдеев, Рәис Яркәев, Ирек Галиев, Гүзәлия Нимченова, Фоат Җәләев һәм башкалар) ифтар мәҗлесләре оештыра. Бер мәҗлестә генә дә 200 ләп кеше катнаша, укылган Корьән сүрәләре һәм вәгазьләр һәркемнең күңеленә үтәрлек була. Мәҗлескә җыелучылар тәмле ризыклар белән сыйланып кына калмый, күчтәнәчкә хәләл ит, тәм — том һәм милли гәзит ала. Мәҗлесләр һәрвакыт югары дәрәҗәдә, матур үтә.