Кол Шәриф мәчетендә никах укыту соңгы арада әллә гадәткә, әллә модага кереп бара. Борынгыдан килгән йолалар буенча, никах кәләш йортында уздырылган. Бүген исә, гаилә корырга ниятләгән яшьләренең күпчелеге никахларын Казанның Кол Шәриф мәчетендә укытуны кулай күрә. Гаиләнең туган көнен, никахны Шәригать шартларына туры китереп уздырырга теләү, никах көнен онытылмас итү һәм мәчетнең матурлыгы да тартадыр, күрәсең.
Никах, Туй мәшәкатьләренә тотынгач, беренчеләрдән булып көн, вакыт сайлау килеп баса. Кол Шәриф мәчендә никах уздырырга теләгән яшьләр 1-2 җәй-көз айларында хәтта 3 ай алдан барып көнен билгеләп, теркәлеп куйсалар яхшы булыр. Никах уздыру өчен кияү белән кәләшнең әти-әниләренең ризалыгы һәм никахка килә алулары шарт. Шулай ук, балигъ булган мөселман шаһитләр (туганнар яки дуслар) кирәк. Шаһитләр ике яктан да 1 әр ир-ат яки 2 шәр хатын-кыз була ала.
Никах өчен тагын мәһәрнең булуы сорала. Мәһәрне кияү кәләшкә никах бүләге итеп бирә. Мәһәр ике төрле була: никахта кулга бирелә торган мәһәр һәм кичектерелгән мәһәр. Никахта, гадәттә, бәясен югалтмый торган бүләк яки алтын бирәләр. Бу бүләкнең бәясе бер айлык куллану кәрзине бәясеннән (бүгенге көндә 4476 сум) ким булмаска тиеш. (Икенче төрле мәһәр-насиа ире үлгән очракта яки аның теләге белән никах таркалганда хатынга бирелә торган акча яки мөлкәт)
Кол Шәриф мәчетендә биргән мәгълүмат кәгазендә кияү белән кәләшнең киемнәренә карата да таләпләр күрсәтелгән. Кияү түбәтәй кигән, кәләшнең йөзе һәм бите генә ачык булырга тиеш. Теләгән кешегә никах өчен күлмәкләр сата торган кибетләрнең кая урнашканлыклары турында да мәгълүмат бирелә. Кол Шәрифтә никах укытырга теләгән яшьләр алмашка икенче пар аяк киемнәрен алып килсәләр дә яхшы.
Онытылмас бу көнне истәлек өчен фотога, видеога төшертергә теләүчеләр өчен бу төр хезмәт күрсәтү дә каралган. Фотога төшү (фотоальбом һәм фотолар белән диск) бәясе 3000 меңнән башлап, ә видеога төшерү 2500 сум белән бәяләнә. Никахларын кәгазьгә теркәү теләге булганнарга Никах таныклыгын 500 сумга ясап бирәләр.
Кол Шәриф мәчетендә никах мәҗлесен табын артында да дәвам итү өчен мөмкинлекләр тудырылган, дип яза Интертат.ру. Бүлмәне арендага алып тору хакы — 3000 сум. Шунсы да бар — саны 22 кешедән артмаган кунакларга чәй табынын үзегезгә әзерләргә туры киләчәк. Никах табынын башка җирдә- кафе яки рестораннарда да әзерләтә аласыз. Бу очракта һәр кешегә 800-900 сумнан ким булмаган меню тәкъдим итәчәкләр.
Никах укыганнан соң, теләгегез һәм мөмкинлекләрегездән чыгып никах укыган хәзрәткә рәхмәтегезне дә белдерергә онытмагыз.