Татарстанның мөселман яшьләре мәетләрне мөселманча соңгы юлга озату комплекcлары, мөселман фотосалоннары һәм хәтта армиядә мөселман бүлекләре ачу турындагы бик күп проектлар әзерләде. Болгар шәһәрендә өч көн сәләтле мөселман яшьләренең «Алтын урта» лагере — I Проектлар мәктәбе узды.
Мөселман яшьләренең Проектлар мәктәбен Татарстан Диния нәзарәте, «Алтын урта» татар мөселман яшьләре җәмгыяте уздырды. Аны үткәрүдә Ислам мәдәниятен, фән һәм мәгарифен үстерү фонды ярдәм итте. Болгарда узган лагерьда 30дан артык проект тәкъдим ителде. Яшьләр мөселманнар өчен эш эзләү, юридик ярдәм күрсәтү, фотосалон үзәкләре ачу, мөселман матбугат чараларын арттыру, мәхәллә бәйрәмнәрен оештыру, дини лагерьлар үткәрү, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә милли-дини бәйрәмнәр уздыруга юнәлтелгән кызыклы проектлар әзерләде. Аларны Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, мөфтиятнең мәгариф бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкуб һәм башкалар бәяләде.
Мөселманнар өчен эш эзләү, фото һәм хокук үзәкләре
Проектлар мәктәбендә катнашучылар Татарстанның төрле районнарыннан җыелды. Алар өчен лагерь дәвамында дини тематикага, шәхесне үстерү буенча (ораторлык осталыгы, психология һ.б.) буенча дәресләр, спорт чаралары да булды.
РИУда икътисад кафедрасы мөдире Галим Вахитов иҗтимагый оешмаларны төзү принциплары, идарә итү алымнары белән таныштырды. «Иҗтимагый оешма белән идарә итү зур осталык таләп итә һәм бу — идарәнең иң югары ноктасы», — диде Галим Вахитов сәләтле мөселман яшьләренә һәм глобаль фикер йөртергә, камиллеккә омтылырга чакырды.
Ислам бизнесы һәм финансларын үстерү фонды Президентының ярдәмчесе Сираҗетдин Нәбиев ислам икътисадының Татарстанда эшләү механизмы белән таныштырды.
Танылган психолог Рамил Гарифуллин яшьләргә «дин» феноменын фәнни яктан ачып бирде һәм фән көчсез булган өлкәләрдә кешегә дин аша җавап бирергә мөмкин булуын белдерде. Әлеге мастер-класста мөселман яшьләре аудитория каршында чыгыш ясау, манипуляцияләргә каршы тору, фанатизмнан саклану алымнары белән таныштырды. Мөселман яшьләре янына килгән шәхесләр яңа проектларны эшләтеп җибәрүдә үз киңәшләрен бирде.
Гомумән, проектларны ике төркемгә бүлеп карарга кирәк. Беренчесе — акча китерүче, икенчесе иҗтимагый проектлар. Мисал өчен, Түбән Кама мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Тимур «Мәетханә» комплексы төзүне тәкъдим итте. Бу акча таләп итә торган һәм шул ук вакытта акча китерә торган проект. Ул үз эченә мәетне юу, морг һәм башка эшләрне ала. Ягъни мөселман кешесе Ислам нигезендә соңгы юлга озатыла. Әмма бу проектны тормышка ашыру өчен чыгымнардан тыш, төрле оешмаларның рөхсәте кирәк.
Шулай ук факыйрьләр өчен ашханә ачу проекты күпләр арасында кызыксыну тудырды. Яшьләр бу проектны спонсорлар ярдәме белән эшләп була дигән фикердә. Жюрига мөселманнар өчен фотосалон, эш эзләү һәм юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре ачу фикере дә ошады. Әмма боларны тормышка ашыру өчен финанслар сорала.
Мәхәллә һәм Шәҗәрә бәйрәмнәре
Шул ук вакытта артык акча сорамый торган проектлар да булды. Мисал өчен, журналист Илдар Габидуллинның «Мәхәллә бәйрәме», яшь галим Рәшит Маликовның «Шәҗәрә бәйрәме» проектлары. «Мәхәллә бәйрәме» мәчет тирәсендәге халыкны артык дини төсмер бирелмәгән бәйрәмгә җыю, шул рәвешле мәчетләрнең халык арасында иҗтимагый ролен күтәрүгә багышланган.
Рәшит Маликовның «Шәҗәрә бәйрәме» проекты исә тулы бер нәселне җыюны планлаштыра. Сүз уңаеннан, «Шәҗәрә бәйрәме»н Башкортстан татарлары еш үткәрә. Татарстанда әлегә «Шәҗәрә бәйрәм»нәре гадәткә кермәде.
Мөселман киносы да, армиясе дә кирәк
Русия Ислам университеты һәм КФУ студенты Рәдиф Әхмәдиев Проектлар мәктәбендә татар мөселман киносы юклыгын ассызлыклады. Чыннан да, быелгы Казан мөселман кинофестивалендә татар фильмнары катнашмый, чөнки аларны төшерергә акча табылмаган. Рәдиф Әхмәдиев кыска вакытлы кинолар төшереп, мәсьәләне күпмедер дәрәҗәдә хәл итеп була дип саный.
Рәдифнең икенче проекты тагын да мөһимрәк проблемага багышланган иде. Ул армиядә төрле кыенлыклар булганга, хәрби мөселман бүлекләрен оештыруны сорый. Гомумән, киләчәктә бу фикер тормышка ашарга мөмкин. Чөнки инде рәсми мәгълүматларга караганда, Идел буе федераль округындагы хәрби көчләрдә мөселманнар саны 60%ка якынлашкан, ягъни хәтта күпчелекне тәшкил итө.
Җиңүчеләр
30дан артык проект арасыннан җюри бишесен генә җиңүче итеп билгеләде. «Русия күләмендә милли мөселман ял һәм сәламәтләндерү лагерлары» (Гөлсәрия Нәбиуллина төркеме), «Ялкын» җурналында дини рубрика һәм мәлтәпләрдә дини түгәрәкләр ачу (Хәбриева Гөлфинур, Гыйләҗева Чулпан, Галиева Чулпан), «Мөселманнар өчен эш эзләү үзәге» (Арслан Хаммадиев), «Мәчетләрдә милли түгәрәкләр » (Марат Ризванов), «Мөселман яшьләренә татар теле нигезләрен өйрәтү» (Рамилә Майорова, Динара Мөбәрәкҗанова) проектлары җиңеп чыкты.
Проектлар китап булып чыга
Билгеле, барлык проектлар турында да язып бетереп булмый. Әмма шунысын әйтергә кирәк, аларның барысы да кызыклы. Әгәр томышка ашырылсалар, Татарстанда мөселман инфрастурктурасы шактый алга китәчәк. Чөнки республикадагы яшь мөселман буыны киләчәктә җәмгыяьткә җайлашуга караганда, җәмгыятьне Ислам нигезендә коруны дәвам итәчәк, дип яза tatartime.com
Мөфтиятнең мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Ягъкуб проектларны бергә җыйнап, җыентык итеп тә чыгырга җыена. Аннан әлеге проектлар белән барлык районнар, имамнар таныша алачак һәм проектлар белән ел дәвамында эш алып барачак. Ә “Алтын урта” лагере – I Проектлар мәктәбенә катнашучыларның санына килгәндә, киләсе елга аларны күбрәк җыячаклар.
Аннан соң Проектлар мәктәбенең Болгарда узуы да әһәмияткә ия. Яшьләр дини һәм милли тормышны бергә алып бара, тарихны онытмый, намаз кылган саен өммәт вә милләт өчен дога кыла. Шулай итеп Болгар татарның рәсми булмаган милли-дини үзәгенә әйләнеп бара, “Алтын Урта” оешмасы көчәйгәндә, Алтын Урда дәүләте мирасы да татар яшьләре аңында ныгый бара.