Болгарда Сәләтле мөселман яшьләре лагерының икенче көне тәмамланды

Болгарда Сәләтле мөселман яшьләре лагерының (I Проектлар мәктәбе) икенче көне тәмамланды. Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте оештырган әлеге чарада 40тан артык

БӘЙЛЕ
2011 Авг 01

Болгарда Сәләтле мөселман яшьләре лагерының (I Проектлар мәктәбе) икенче көне тәмамланды. Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте оештырган әлеге чарада 40тан артык мөселман яшьләре катнаша. Берничә көн дәвамында алар мөселман яшьләренә юнәлдерелгән проектларын әзерләп бетереп, мәртәбәле жюри әгъзаларына тәкъдим итәчәкләр.

Ике көн дәвамында яшьләр үзара танышып, проект төркемнәренә бүленергә һәм иҗтимагый эшчәнлекнең нигезләре белән танышырга өлгерделәр.

РИУда икътисад кафедрасы мөдире Галим Вахитов иҗтимагый оешмаларны төзү принциплары, идарә итү алымнары белән таныштырды.

«Иҗтимагый оешма белән идарә итү зур осталык таләп итә һәм бу — идарәнең иң югары ноктасы», — диде Галим Вахитов сәләтле мөселман яшьләренә һәм глобаль фикер йөртергә, камиллеккә омтылырга чакырды.

Ислам бизнесы һәм финансларын үстерү фонды Президентының ярдәмчесе Сираҗетдин Нәбиев ислам икътисадының Татарстанда эшләү механизмы белән таныштырды.

Танылган психолог Рамил Гарифуллин үз лекциясен: «Бу очрашуга мин шундый максат куйдым: сез әлеге лекцияне гомергә истә калдырырга тиеш», — дигән сүзләр белән башлап җибәрде. Ул яшьләргә «дин» феноменын фәнни яктан ачып бирде һәм фән көчсез булган өлкәләрдә кешегә дин аша җавап бирергә мөмкин булуын белдерде. Әлеге мастер-класста мөселман яшьләре аудитория каршында чыгыш ясау, манипуляцияләргә каршы тору, фанатизмнан саклану алымнары белән таныштырды.

Проектлар мәктәбендә яшьләр әле тагын күп мастер-класслар алырга, спорт чараларында һәм төрле бәйгеләрдә катнашырга өлгерәчәк. Әлеге әһәмиятле чараның Болгар җирлегендә үтүе дә мөселман яшьләренең үз ата-бабалары тарихын онытмавы, милли гореф-гадәтләребезне саклауның күрсәткече булып тора.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе