Июнь уртасында Казанда «Милли тормыш һәм дин» форумы кысаларында ТР Фәннәр академиясендә мәчет, мәхәллә тормышына кагылышлы сөйләшү уздырылган иде. Секция эшендә йөзләгән дин әһеле катнашты. Әлеге чара алар өчен үзара тәҗрибә уртаклашу, борчыган проблемалар турында фикерләшү булды.
Мәхәллә — безнең тарих. Сөйләшүдә РИУ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин: «Гомумән, тарихка күз салсак, мәхәллә системасы татарларда оешкан, һәм иң эффектив, нәтиҗәле системаның берсе булган. Россия проваслав империясе шартларында татарлар мөселман буларак үз мәнфәгатьләрен канәгатьләндерә торган системаны оештырганнар. Бөтен төрки дөньяга мәхшүр мәдрәсәләр тотканнар, дан казанганнар, актив булганнар. Мәхәлләләр мөселманнарны оештырган бер институт булып тора. Татарлар күршеләреннән дошман эзләп йөрмәгәннәр, моңар сәбәпләре дә булгандыр, чөнки яшәүләре Россия империясе уртасында. Татарлар нинди генә шартларда яшәсәләр дә мәнфәгатьләрен канәгатьләндерер өчен җай таба алганнар», — дип ассызыклады.
Ә бүгенге көннәргә кайтсак, ни күзәтәбез? Мәчет һәм мәхәллә юллары берме?
Соңгы 20 елда дини эшчәнлек буенча тупланган тәҗрибә үзенчәлекле һәм бай, ә аларга бәйле мәсьәләләр исә бер көнлек кенә түгел. Чарада катнашкан дин әһелләре чыгышларын исә «яңа заман мәхәллә тәҗрибәсе» буларак карарга мөмкин. Яңа заман мәхәллә тәҗрибәсе мәчет һәм мәхәллә язмышын яза, икенче төрле әйтсәк, киләчәккә илткән юлны сала.
Әлеге тәҗрибәләрнең кайберләренә аерым тукталып үтик.
Мәхәллә тәҗрибәсе: Авыл имамнары чит илгә йөрми...
Балтач районында 22 ел имам булып эшләүче Татарстан республикасы баш казые Җәлил хәзрәтне күпләр йотлыгып тыңлады. Ул үз мәхәлләсен Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән тәкъдире дип саный...
Мәхәллә тәҗрибәсе: Шәкертләр тел белми
Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәр мәхәллә имамы үзенчә тырыша дип саный. Ә балаларны дингә бастырганда иң беренче татарча сөйләшергә өйрәтергә кирәк дигән фикердә тора. Ул бүгенге көндә имамнар очраган ике төп мәсьәләгә игътибар юнәлтте. Иң беренчесе — тел, икенчесе — шәкертләр мәсьәләсе...
Мәхәллә тәҗрибәсе: Ябылган мәктәпләрне мәчетләргә бирик
Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт мәхәлләләр тормышының проблемалы ягы буларак, мәчетләрне матди яктан тәэмин ителешне һәм читтән кайткан кешеләр белән бәйле хәлләрне алга чыгарды...
Мәхәллә тәҗрибәсе: Татар мәчетләрен башка кәвемнәр тутыра
Татарстаннан аермалы буларак, Мәскәү өлкәсендә, төбәкләрдә башка хәл: татар кешеләре җирлектәге халыкның 10 процентын кына тәшкил итә. «Шулардан мәчеткә 10 процент килсә дә зур нәтиҗә булыр иде», — ди Мәскәү өлкәсе имам мөхтәсибе Рушан хәзрәт Габбасов...
Мәхәллә тәҗрибәсе: Кто виноват и что делать?
«Россиядә әллә ничә гасырлар буе ике сорау яши: »Кто виноват и что делать?« Без дә шул сорауларга килеп терәлдек хәзер. Ничек, нишләргә икәнен белмибез» — бу сүзләрне Фәизханов исемендәге институтлары, нәшриятлары, дистәләгән мәчетләре булган Түбән Новгород өлкәсе диния нәзарәте рәисе авызыннан ишетү чит төбәкләрдәге мәхәллә тормышы өчен борчуны арттыра...
Мәхәллә тәҗрибәсе: Мәчетне мохтаҗлар яшәтә
«Ак мәчет» имамы Рөстәм хәзрәт мәхәллә тормышы турында сөйләгәндә күбрәк матди хәлгә тукталды. Шулай ук мәзһәб мәсьәләсен дә әйтеп узды. «Финанс дин таратуыбызда бернинди роль уйнамый. Дөресен генә әйткәндә, зур акчага ия имамнар берни эшләми. Динне ихлас күңел белән бер тиен акчасыз да таратырга мөмкин», -дип, шәһәр имамы буларак үз тәҗрибәсе белән уртаклашты...
Чыгышлардан күренгәнчә, яңа заман мәхәллә тәҗрибәсе бабаларыбыз юлын дәвам итүгә, мирасыбызны кайтаруга йөз тота. Мәчетләребездә, әйтерсең, үзгәртеп кору еллары бара. 15-20 ел элек корылган күркәм иман йортларыбыз әле хәзер генә ачыла һәм башка бер үзгә сулыш алып, татарча яшәргә омтыла төсле. Әлбәттә, проблемаларсыз көнкүрмеш юк. Әлбәттә, омтылыш әле бик күп эшләр майтарганны көтә... Шулай да бүгенге заманда үз фикерләре, белемнәре һәм иң четерекле елларда дин таратуны үз өстләренә ала алган имамнарыбыз булу килеп чыккан мәсьәләләрне чишүдә көтелмәгән авырлыклар тудырмас дигән өмет уята.
Бүгенге көндә җиңел генә хәзрәтләр, имамнар, муллаларә дин белән бергә милли тормыш өчен җаваплылыкны аңлы рәвештә, күңелләре белән кабул итәргә тиеш итеп күрәбез. Тик алар яклау-таяныч тапмасалар ялгызлары гына әллә ни майтара алмаслар шул. Мәчет һәм мәхәлләнең икесенә бер юлны салуда һәр ике як көче сорала. Интертат.ру