Бүген мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлана һәм мәчетләрдә беренче тәравих намазы укыла.
Намаз төнлә генә беткәнгә, Казан шәһәре «Кол Шәриф» мәчетенә йөрүчеләр өчен быел да махсус транспорт каралган. Барлыгы өч автобус мөселманнарны шәһәрнең төрле районына ташыячак, дип яза Азатлык.
Казанның транспорт комитеты хәбәр итүенчә, бу автобуслар бер ай дәвамында — 31 июльдән 30 августка кадәр йөриячәк.