Сәхәргә һәм ифтарга нәрсә ашасаң файдалы була?

Бүген мөселманнар Рамазан ае уразасын тота башлый. Күп кенә мөселманнар сәхәргә (иртәнге ашау) һәм ифтарга (кояш баегач авыз ачу) нәрсә ашасаң, файдалы була дигән

БӘЙЛЕ
2011 Авг 01

Бүген мөселманнар Рамазан ае уразасын тота башлый. Күп кенә мөселманнар сәхәргә (иртәнге ашау) һәм ифтарга (кояш баегач авыз ачу) нәрсә ашасаң, файдалы була дигән сораулар бирә.

Белгечләр уразада гади генә ризыклар әзерләргә киңәш итә. Бигрәк тә җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән төрле салатлар ясау хуплана. Аларны йогырт, үсемлек майлары белән катнаштырырга мөмкин. Мондый салатлар ашказанының лайлалы тышчасын ярсытмый, ашкайнатуны яхшырта.

Шулай ук яшелчә, балык, майсыз сыер ите, тавык итеннән ашлар әзерләү файдалы булачак. Бәрәңге, борчакны изеп ясалган ясалган ашлар ашказаны өчен бигрәк тә файдалы.

Кыздырылган итләр һәм балык урынына кош итен томалап яки кайнар мичтә пешерү, парда котлетлар әзерләү яхшы. Мондый ризыклар җиңел үзләштерелә һәм витаминнарга бай.

Белгечләр иртән карабодай, дөге, тары ярмасы, борчактан пешерелгән боткалар ашарга тәкъдим итә. Нык пешкән боткалар ашказанының лайлалы тышчасын саклый.

Шулай ук суга бай булган персик, банан, алма һәм груша ашау хуплана. Алар биргән энергия озак саклана.

Авыз ачкач, кеше ашказанын шундук су һәм азык белән тутырып куярга тиеш түгел. Сөекле Пәйгамбәребез ифтарны хөрмә җимешләре белән башлый торган булган, аннан соң намазга баскан. Хөрмә җимешендәге шикәр кешегә үзен тукланган кебек хис итәргә мөмкинлек бирә. Әгәр авыз ачуны ит, яшелчә һәм ипи белән башлап җибәрсәң, аларның эшкәртелүе һәм билгеле бер өлеше шикәргә әйләнүе күп вакыт кирәк. Хөрмә көч бирүче җимеш буларак билгеле. Көн дәвамында беткән хәлне кайтарырга ярдәм итә, дип яза «Татар-Информ»

Кичке ашка яшелчә, балыктан диетик, аз калорияле, сөтле азыклар әзерләргә киңәш ителә. Кичен ит ризыклары белән мавыкмаска кирәк.

Көннәр эссе тору сәбәпле, ифтардан соң 2-3 литр су эчү зарур.

Белгечләр фанта, пепси кебек газлы эчемлеклекләрдән ерак торырга чакыра. Алар ашказанының ярысын ярсыта. Соклар, минераль су һәм үлән чәйләре эчү хуплана.

Азык әзерләгәндә тәмләткечләр, суган, сарымсак, кинза, тмин, горчицаны чамалап кулланырга кирәк. Алар тоз кислотасы эшләп чыгаруны көчәйтә, шуның белән бергә аппетитны да яхшырта. Бу үз чиратында ашказаны лайласына зыян салырга мөмкин. Сәхәргә тозлы һәм тәмләткечләре күп булган ризык ашасаң, көне буе эчәсе киләчәк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе