Казан халыкара мөселман кинофестиваленең финанс ягы какшаган

Казан халыкара мөселман кинофестиваленең финанс ягы какшаган: аның тирәсендәге былтыргы гауга өчен Мәскәү Татарстанга быелгы фестивальне уздырырга финанс ярдәм

БӘЙЛЕ
2011 Июл 29

Казан халыкара мөселман кинофестиваленең финанс ягы какшаган: аның тирәсендәге былтыргы гауга өчен Мәскәү Татарстанга быелгы фестивальне уздырырга финанс ярдәм күрсәтмәгән. Оештыручылар үзләре фестиваль бюджетының күләмен әйтүдән тыелалар. Шулай ук финанс кыенлыклар аркасында кинофорумның 40 фильмлык конкурс программасына бер генә Татарстан нәфис фильмы да эләгә алмаган. Кайбер мәгълүматларга караганда, Казан мэриясе фестивальне оештыру эшләрендә катнашудан баш тартырга исәпли. Мәскәү дирекциясеннән аерылгач, Казан фестивальнең дәрәҗәсен саклап кала алырмы?

6-11 сентябрьдә Татарстан башкаласында узачак VII Казан халыкара мөселман кинофестиваленең программасы билгеле булды. Кинофорумга 40 илдән 300 тирәсе фильм җибәрелгән. Катнашырга теләүчеләрнең күбесе Төркия, Иран, Россия, Казахстан, Үзбәкстаннан. Фестивальнең программа директоры 24 яшьлек Илшат Латыйпов матбугат очрашуында хәбәр иткәнчә, килгән фильмнарның 40ы конкурс программасына кергән. Конкурстан тыш программада исә якынча 20 картина күрсәтеләчәк.

Сайлау комиссиясе әгъзасы, режиссер Салават Юзеев журналистларга җиткергәнчә, фестивальгә тәкъдим ителгән Татарстан кинолары рәте бик ярлы. «Бу татарстан кинематографынын финанслау булмавы белән бәйле», — дигән сәбәп китерә режиссер. Юзеевнең фикеренчә, мондый хәл тагын бер ел гына дәвам итмәячәк. Быел исә 40 картина кергән конкурс программасында 1 генә (!) Татарстан киносы урын ала — анысы да Николай Морозовның «Вдохновленный Тукаем» дигән рус телле документаль фильм. Татарстанда төшерелгән нәфис фильмнар конкурс программасында күрсәтелмәячәк. Гомумән, республиканың халыкара фестиваль уздырып та шуның аркылы үз киносын алга сөрә алмавы яки теләмәве аерым игътибарга лаек.

Мөселман кинофестивале оештыру чыгымнарын да киметергә тели, күрәсең. Чараның тантаналы ачылу һәм ябылу кичәсе Пирамидада түгел, ә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак дип исәпләнә. Кинолар күрсәтү мәйданчыгы ролен былтыргы кебек «Родина» кинотеатры түгел, ә Сувар-Плаза сәүдә үзәгендә урнашкан Grand Cinema башкарачак.

Кайбер мәгълүматларга караганда, шәһәр идарәсе дә фестивальгә ярдәм итергә ашыгып тормый. «Татаркино» дәүләт учреждениесенә якын булган чыганак «Татар заманы»на хәбәр иткәнчә, Казан мэриясе фестивальне оештыру эшләрендә катнашудан баш тартырга исәпли. Шулай да мэриядә безгә бу мәгълүматны расламадылар. Кинофорумны уздыру өчен җаваплы булган мэрия хезмәткәр әлегә ялда, дип яза tatartime

Оештыручылар быелгы фестиваль бюджетының төгәл санын әйтергә кыймадылар. «Күпме табабыз — шуның кадәр булыр», — дип шаяртып кына җавап кайтарды «Татаркино» директоры, фестивальнең оештыру комитеты әгъзасы Владимир Батраков. Шулай да кинематографист бюджет күләмен чамаларга мөмкинлек бирде: «тыйнак итеп оештырырлык кына акча таптык», — дип, фестивальнең хәле хөрти икәнен ачыклады ул.

Батраковның сүзләренчә, быел Мәскәү финанс ярдәм күрсәтмәячәк. Ул үзе моны фестивальнең ике дирекция арасындагы былтыргы низагка бәйли. «Узган елгы гауганың кайтавызы инде бу. РФ Мәдәният министрлыгы гауга тынганчы читтә калырга булды», — ди Батраков. Шулай да «Татаркино» директоры ул низагда Казан ягының хаклы булуын ассызыклый. «Алар тәки фестиваль уздыра алмадылар», — ди ул Мәскәү дирекциясен күздә тотып. «Мин былтыр әйткән идем — язмыш үзе безгә хөкем чыгарыр. Без уздырдык, уздырабыз, уздырачакбыз да. Ә аларның — бетте», — тыныч горурлык белән әйтә Батраков. Аның сүзләренчә, Мәскәүлеләр Казан фестивалендә үзләрен хуҗа итеп тота, үз шартларын көчләп тага башлаганнар. «Кунакта үзеңне тыйнак тотырга кирәк инде», — дип, Батраков Мәскәүлеләргә ачулы киңәш биреп, матбугат очрашуына нокта куйды.

Узган елны фестивальнең элеккеге атамасын кайтару буенча рәсми вәгъдәләр бирелгән булса да, быелгы кинофорум «Алтын мөнбәр» дип аталмаячак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе