Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов Иркутск өлкәсендә сәфәрдә булып кайтты. Юлга чыгарга этәргән төп сәбәп Иркутск татар–башкорт мәдәният җәмгыяте рәисе Мирзаһит Хәбибуллин жибәргән хаттан күренә иде: җирле хакимият тарафыннан 100 еллык тарихы булган Күлиш авылының мәдәният йортын ябу турында карар кабул ителгән.
Казан вәкиле килү уңаеннан татар–мөселман җәмәгатьчелеге соравы буенча Иркутскида һәм урыннарда берничә җитди киңәшмә уздырылды.
Өлкә мәдәният министры Вера Кутищева алдында Күлиш мәдәният йортының Чүн районы татарлары өчен аерым әһәмияткә ия булуы ассызыкланды: ул якын тирәдәге милләттәшләребез күпләп яшәгән Тарея, Веселая һәм Мухино авыллары өчен дә бердәнбер милли узәк булып тора. Министр татар җәмәгатьчелеге фикерләрен Чүн районы җитәкчелегенә җиткерәчәген һәм бу клубның киләчәгенә аерым мөнәсәбәт булачагын белдерде. Ул алдагы 2012 елда биредәге татар авылларының 100 еллык юбилейларын тантаналары уздыруга өлкә бюджетыннан да финанслауны вәгъдә итте.
Иркутск татар оешмалары вәкилләре Чүн районындагы хәлләрне үз күзләре белән карап кайттылар. Күлиш авылы халкы Конгресс вәкиленә авылның бүгенге хәлен җиткерде: районда колхозлар таралган, җирләр эшкәртелми, авылда мәктәп һәм клубтан кала эш урыннары юк. Биредә мәчет тә булмавын исәпкә алсаң, халыкның рухи хәлен аңларга була. Кызганычка каршы, бу авылда шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә юк дәрәҗәсендә. Башка авылларда күренгән агач эшкәртү ширкәтләре — авыллар урман эчендә урнашкан югыйсә — биредә оешып китмәгән. Авыл аксакаллары белән киңәшкәннән соң, биредәге буш торучы китапханә бинасын мәчет урынына файдалана башларга дигән фикергә киленде. Мулла вазыйфаларын Нуретдин ага Миннебаев башкарачак.
Иркутски мәчетенең тарихы бик үзенчәлекле. ХХнче гасыр башында аны бүгенге Татарстанның Яшел Үзән районыннан чыккан ике бертуган төзеткән. Совет чорында манарасы җимертелсә дә, ул хәзер дә шәһәрнең иң матур биналарыннан берсе, рәсми рәвештә тарихи һәйкәл булып танылган. Иркутскиның татар–башкорт һәм Мөселман җәмәгатьчелеге Шурасы вәкилләре Конгресс әгъзасына мәчетне төзекләндеру буенча туган проблемаларны җиткерделәр. Бу эшләр өчен агымдагы елда гына да 6,5 млн. сум акча таләп ителә. Әлегә төзелеш эшләре башланмаган да, ә Себернең кыска җәе тәмамланып та килә инде.
Сәфәрнең соңгы көнендә Конгресс вәкиле Ирек Шәриповны Иркутск өлкәсе губернаторы урынбасары һәм Губернатор аппараты җитәкчесе Александр Лобанов кабул итте. Өлкәдәге татар халкының бүгенге хәле турында фикер алышканнан соң, губернатор урынбасары Күлиш авылы мәдәният йорты ябылмаячак дип бедерде. Моннан тыш, Иркутск мәчетен төзекләндеру өчен быел ук 4,6 млн. сум акча бүленү турында карар кабул ителгән, татар–мөселманнар фикерен истә тотып, бу сумманы 6,5 млн. сумга кадәр җиткерү аерым каралачак. Шул ук вакытта Александр Лобанов бу эштә милләттәшләребезнең үзләренең бик сүлпән катнашуына борчылуын белдерде. Атта да, тәртәдә дә шул, җәмәгать!
Сәфәрдән соң Иркутск татарларының хәле турында Конгресс рәисе Ринат Закиров ныклап кызыксынды. Якын арада милләттәшләребезгә ярдәм йөзеннән Конгресс бирегә ТНВ каналын карауны оештыру өчен спутник системасы, мәдәни чаралар оештыру өчен караоке системалары бүләк итәргә ниятли. Татар авылларының 100 еллык юбилейларын уздыруны оештыруда БТК Башкарма комитеты турыдан–туры катнашачак дип белдерде Ринат Закиров.tatar-congress.org