Куйбышев исемендәге суднолар ремонтлау заводының йөзмә догында «Булгария»не тикшерү эшләре дәвам итә. Теплоходның һәлакәткә дучар булу сәбәбен 50 гә якын белгеч ачыклый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына предприятиенең йөзмә догыннан хәбәр иттеләр.
Бүгенге көндә судно махсус оештырылган төркем тарафыннан тикшерүгә тулысынча әзер диярлек. Су теплоходның машина бүлегендә генә калган, аны бүген суыртырлар, мөгаен.
Суднолар төзү, йөртү һәм пассажир елга флотыннан файдалану өлкәсендәге белгечләр теплоход системаларын, механизм һәм узелларын тикшерә.