Чүпрәле районының Мунчәли авылында «Изге ният көне»

23 июльдә Чүпрәле районында тарихы Казан ханлыгы чорына барып тоташкан Мунчәли авылы үзенең көнен бәйрәм итте. 2008 елдан башлап июль аенда авыл активистлары һәм читтә

БӘЙЛЕ
2011 Июл 28
23 июльдә Чүпрәле районында тарихы Казан ханлыгы чорына барып тоташкан Мунчәли авылы үзенең көнен бәйрәм итте.

2008 елдан башлап июль аенда авыл активистлары һәм читтә яшәүче күп санлы мунчәлилеләр бергә җыелып әлеге бәйрәмне зурлап уздыралар.

Чара “Изге ният көне” белән башланып китте: авыл халкы зиратта каберлекләрне барлады, мәрхүм һәм мәрхүмә булган туганнарын һәм якыннарын искә алып, алар рухына дога кылды.


Авыл көне дини җыен белән дәвам итте, мәчет каршындагы мәйданда бәйрәм вәгазе, намаз, корбан ашлары оештырылды. Җыенда Татарстан Диния Нәзарәтеннән һәм Республикабызның күренекле мәчетләреннән дин әһелләре һ.б. танылган шәхесләр катнашты, дип хәбәр итә tatar-congress

Кичен якташлар белән тантаналы очрашулар узды, танылган артистлар чыгышлар ясады, бәйрәм спорт уеннары белән тәмамланды.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе