Биш көн дәвамында кырыктан артык мөселман яшьләре үз проектларын тулысынча әзерләп бетерергә тиеш була

Бүген Казанда сәләтле мөселман яшьләре лагере — «Алтын урта» I проектлар мәктәбе башланды. 31 июльгә кадәр Спас районының Болгар шәһәрендә узачак мәктәп

БӘЙЛЕ
2011 Июл 28

Бүген Казанда сәләтле мөселман яшьләре лагере — «Алтын урта» I проектлар мәктәбе башланды. 31 июльгә кадәр Спас районының Болгар шәһәрендә узачак мәктәп Ислам мәдәниятен, фән һәм мәгарифен үстерү фонды ярдәмендә оештырыла.

Июнь аенда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте мөселман яшьләренә мөнәсәбәтле булган проектлар бәйгесен игълан иткән иде. Сәләтле мөселман яшьләренең лагере, ягъни проектлар мәктәбе әлеге бәйгенең икенче этабы булачак.

Биш көн дәвамында кырыктан артык мөселман яшьләре үз проектларын тулысынча әзерләп бетерәчәк һәм соңгы көнне жюри әгъзаларына тәкъдим итәчәк. Иң яхшы проектлар ел дәвамында тормышка ашырылачак дип көтелә.

Лагерь дәвамында дини тематикага, шәхесне үстерү буенча (ораторлык осталыгы, психология һ.б.) буенча дәресләр, спорт чаралары да булачак.

Лагерьнең төп максаты — актив мөселман яшьләрен иҗтимагый эшчәнлек принциплары белән таныштыру һәм проектларын тормышка ашырырга ярдәм итү.

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конференцияләр залында лагерьның ачылу тантанасы булды. Анда ТР Президенты Аппараты карамагындагы Дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсенең мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Чулпан Мәхмүтова, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, мөфтиятнең мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов, дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Ришат Хәмидуллин һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Солтанов катнашты.

Тантаналы ачылыш изге Коръән сурәләрен укудан башланып китте. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең үзенә яшьләрнең күп ярдәм итүе турында белдерүе турында хәбәр итте. Чынлыкта пәйгамбәребез вакытынңа күп яшьләр иман китергән, Мөхәммәд с.г.в.нең аркадашына әйләнгән.

Урынбасар, яшьләргә мөрәҗәгать итеп: «Сезнең яшьлек чоры — бик мөһим, энергиягә бай чор. Шушы энергияне җәмгыять тормышын яхшырту өчен кулланырга кирәк. Лагерь сезгә гыйлем тупларга, сәләтегезне ачарга ярдәм итсен. Динебезгә хезмәт итүчеләрдән булыгыз», — диде.

ТР Президенты Аппараты карамагындагы Дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсенең мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Чулпан Мәхмүтова исә бүгенге көндә көн үзәгендә бердәмлек мәсьәләсе торуын ассызыклап үтте. Ул шулай ук бер-береңне хөрмәт итәргә, бер-берңнең сүзенә колак сала белергә кирәклеген, шул чакта гына эшнең нәтиҗәсе булачагын билгеләп үтте. «Лагерьда тупланган фикерләр урыннарда идеяләр дәрәҗәсенә җитсен. Бер атна эчендә бер команда булып оешыгыз, фикерләшегез», — диде Чулпан Мәхмүтова.

Вәлиулла хәзрәт Якупов, киләчәкнең яшьләр белән бәйле булуын, дәүләтнең аларга өмет белән каравын билгеләп үтте. «Сезгә креатив булырга, яңа эш алымнарын уйлап табарга, яшьләрне рухилыкка, мәчетләргә җәлеп итәргә кирәк. Бүгенге көндә мәчетләргә яшьләрнең 1-2 проценты гына йөри. Шуңа күрә эшлисе эшләр эше күп», — диде хәзрәт, лагерьда уздырган көннәрнең фикерләшү көннәре булырга тиешлеген ассызыклап. «Сез җәмгыятьне яңа идеяләр белән баетырсыз, дип ышанып калабыз. Бөтен мөмкинлекләр сезнең үз кулыгызда», — диде В.Якупов.

Мөфтиятнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Солтанов билгеләп үткәнчә, яшьләр төрле фикерләр һәм идеяләр белән яна. «Аларны динебез, җәмгыять үсеше өчен уңай юлга җибәрергә кирәк», — диде ул. «Татар-Информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе