Бүген Казандагы «Мәрҗани» мәчетендә мөхтәсиб Мансур хәзрәт Җәләлетдинов рәислегендә шәһәр имамнары җыелышы булып узды.
Көн тәртибенә барлык мөселманнар өчен дә изге саналган Рамазан аена әзерлек мәсьәләләре куелган иде.
Шулай ук әлеге мәсьәләне тикшерүдә Үзәк төбәге казые Сөләйман хәзрәт Зарипов, Казан мэриясе вәкиле Ленар Сәлахов та катнашты.
Җыелышта изге Рамазан аена әзерлектән тыш, Казан имамнары башка мөһим проблемаларны, шул исәптән хуҗалык мәсьәләләрен дә тикшерделәр.