Әфганстанда террор һөҗүмендә Кандаһар шәһәре башлыгы Гүләм Хәйдәр Хәмиди үтерелде. Җирле полиция хәбәр итүенчә, интихарчы үзенең баш киеме эченә куелган бомбаны шартлаткан, дип яза Азатлык.
Әлеге шартлау шәһәр хакимияте ишек алдында булган, анда мэр халык алдында чыгыш ясаган.