Бүгеннән алып 31 июльгә кадәр Спас районының Болгар шәһәрендә сәләтле мөселман яшьләренең «Алтын урта» лагере — I проектлар мәктәбе үтәчәк. Ул Ислам мәдәниятен, фән һәм мәгарифен үстерү фонды ярдәмендә оештырыла.
Июнь аенда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте мөселман яшьләренә мөнәсәбәтле булган проектлар бәйгесен игълан иткән иде. Сәләтле мөселман яшьләренең лагере, ягъни проектлар мәктәбе әлеге бәйгенең икенче этабы булачак.
Биш көн дәвамында кырыктан артык мөселман яшьләре үз проектларын тулысынча әзерләп бетерәчәк һәм соңгы көнне жюри әгъзаларына тәкъдим итәчәк. Иң яхшы проектлар ел дәвамында тормышка ашырылачак.
Лагерь дәвамында дини тематикага, шәхесне үстерү буенча (ораторлык осталыгы, психология һ.б.) буенча дәресләр, спорт чаралары да булачак.
Лагерьнең төп максаты — актив мөселман яшьләрен иҗтимагый эшчәнлек принциплары белән таныштыру һәм проектларын тормышка ашырырга ярдәм итү.
Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конференцияләр залында лагерьның ачылу тантанасы булачак. Чарада ТР Президенты Аппараты карамагындагы Дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсе хезмәткәре Илнур Гатауллин, Казан шәһәренең Телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге рәисе урынбасары Расих Фәсхетдинов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, мөфтиятнең мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов, дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Ришат Хәмидуллин һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Солтанов булачак, дип хәбәр итә мөфтиятнең мәгълүмат һәм пропаганда бүлеге.