Бүгенге көндә «Булгария» теплоходында зыян күрүчеләргә 35 миллион 508 мең сум акча күчерелгән, шул исәптән 14 көн эчендә исәп-хисап счетына 34 миллион 604 мең сум акча килгән, калган акчалар ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының махсус сервисы аша күчерелгән, дип хәбәр итә ТР Гаммәви коммуникацияләрне үстерү фонды.
Исәп-хисап счетына илнең төрле төбәкләреннән (Чехов, Новороссийск, Омск, Братск, Краснодар крае, Белгород өлкәсе һәм башкалар) акча килү дәвам итә. Әлеге чорда гади гражданнар тарафыннан барлыгы 9 миллион 489 мең сум акча күчерелгән.
Кичә акциягә Татарстанның түбәндәге предприятиеләре һәм оешмалары: Казанның 1 нче җылылык электр үзәге, «Генерация компаниясе» ААҖ филиалы — Чаллы җылылык электр үзәге, «КПАТП-1» ААҖ, Азнакай май заводы, «Росгосстрах» компаниясе, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре кушылды.