Авылның кайсы гына почмагында булырга туры килмәсен, барлык хатын-кызлар да яулыктан, ир-атлар түбәтәйдән

Татар дөньясында Чувашстан республикасының Тукай авылы турында ишетмәгән кеше сирәктер. Тик ишетү- уку бер хәл, аны үз күзләрең белән күреп кайткач, бөтенләй

БӘЙЛЕ
2011 Июл 27

Татар дөньясында Чувашстан республикасының Тукай авылы турында ишетмәгән кеше сирәктер. Тик ишетү- уку бер хәл, аны үз күзләрең белән күреп кайткач, бөтенләй үзгә хисләр кичерәсең икән.

«Тыйнаграк итеп киен, башыңа яулык ал», дигәч, «Авыл мәчетенең 20 еллыгы тантанасына ябу өчен инде бу, аннары салып куярмын», дип уйлаган идем дә, ялгышканмын. Авылның кайсы гына почмагында, нинди генә урынында булырга туры килмәсен, барлык хатын-кызлар да яулыктан, ир-атлар түбәтәйдән иде. Юк-юк, алар аны бәйрәм уңаеннан гына кимәгән, Тукайда бу гадәти хәл санала.

Тукай авылының 4 гасырга сузылган тарихы бар. Шушы вакыт эчендә нинди генә вакыйгалар булмаган да, нинди генә шартларда яшәмәгән халык. Тик шулай булуга да карамастан, авыл дөнья шаукымына бирелеп үзенең йөзен югалтмаган. «Татар авылы» исеменә тап төшерми, ислам дине кануннарына тугры калып гөрләп яши.

Тукай авылының килеп чыгышы XVII гасырга барып тоташа. Авыл аксакаллары сүзләренә караганда, шушы чорда Түбән Новгород губернасыннан 3 гаилә күченеп килгән һәм авыл барлыкка китергән. Халык аз булу сәбәпле, авыллар бер-ике ишегалдыннан гына торганнар. «Кем өе, кем йорты?», дип сораган вакытта еш кына иң өлкән яшьтәге гаилә вәкиле исеме аталган. Тукай авылы исеме дә шуннан барлыкка килгән. Кондурла елгасы янындагы авылның иң өлкән яшьтәге кешесе Тукай исемле булган, дип яза Интертат.ру.

Беренче кешеләр бик тә авыр тормышта яшәгәннәр. Аларга урман кисәргә, чәчүлек җирләре әзерләргә туры килгән. Еш кына күрше авыллар белән җир өчен низаглар да чыга торган булган. Аксакаллар сүзләренә караганда, Чурачики һәм Тукай авыллары арасындагы көрәш ике авыл арасына берәүнең үле гәүдәсен күмгәнчегә кадәр дәвам иткән.

1931 елда Тукай авылында «1 август» исеме астында беренче колхоз оештырыла. Колхоз рәисе булып Гималетдин Гайнетдинов сайлана.

1939 елда исә Комсомол районы оештырылып Тукай авылы аның составына кертелә.

Бүгенге көнгә килсәк, «татар авыллары бетә-бетә» дип чаң суккан заманда, Тукай авылы гөрләп яши. 1890 кешенең 297 се балалар. Быел тагын 30 гаилә бәби туе үткәрәчәк әле. Мине тагын бер әйбер таң калдырды: игезәк балалар күп. 1-2 яшьлек сабыйларның да башларында яулык һәм түбәтәйләр.

Җир йөзендә 21 ел яшәп, минем әле мондый татар авылында булып караганым юк иде. Авыл халкының кунакчыллыгы, тырышлыгы, дус-татулыгына шаккатып кайттым. Тик иң мөһиме, авыл халкы, кечкенә сабыйлар йөзендә иман нуры бар. Иманың бар икән, димәк киләчәгең якты һәм бәхетле дигән сүз. Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламас, иншаллаһ.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе