Авыл үзәгендә нарат бүрәнәләреннән салынган яңа мәчет ишекләрен ачты, аны ачу тантанасы зур дини һәм милли бәйрәмгә әверелде.
Мәчетне тантаналы ачуда өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмәндәге Казыяте җитәкчесе Фатыйх хәзрәт Бикмуллин, Түбән Тәүде районы башлыгы Зөфәр Әхтәриев, Төмән шәһәреннән һәм төрле төбәкләрдән килгән күпсанлы кунаклар катнашты. Канчәбер авылы кешеләре бәйрәмгә килгән һәр кешене тәмле милли ризыклар белән тулы өстәл янына чакырып сыйлап каршы алды.
Тантана чарасы Коръән аятьләрен уку белән ачылды, аятьләрне Галимҗан хәзрәт гаҗәеп моңлы һәм көчле тавышы белән укыды.
Бәйрәмгә җыелганнарны мәчет ачу тантанасы белән район башлыгы Зөфәр Әхтәриев җылы котлады, ул районда татар авыллары мәчетләренең (Киндерле, Урта Саз, Казан авылы мәчетләре һәм башкалар) милләттәшләребезне иманлы итеп тәрбияләүдә зур эш башкаруларын, диннең милләтне саклауда да зур урын тотуын ассызыклады. Фатыйх хәзрәт Зөфәр Әхтәриевка, авыл имамы Идрис хәзрәткә, Канчәбер мәчетен төзүгә үзеннән зур өлеш керткән Киндерле авылы мәхәлләсе рәисе Дәүләтша хәзрәт Хәбибиулинга изге Коръән китабын бүләк итте, авылның күренекле диндарларына, мәчет төзелешендә һәм бу бәйрәмне әзерләүдә актив катнашканнарга «Намаз уку тәртипләре» һәм «Җомга хөтбәсе» китапларын өләште. Фатыйх хәзрәт үзенең чыгышын 2011 елның бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган булуын искәртеп, милли әдәбиятыбыз һәм мәдәниятебезнең дин белән тирән бәйлелеген күрсәтте.
Канчәбер мәчете кайбер иганәчеләр һәм авыл халкы көче белән салынды, төзелешне тәмамлап чыгу җиңел генә бирелмәде аларга, чөнки ул дистә елга сузылды. Озак көтелгән мәчетнең ачылуы Канчәбер кешеләре өчен генә түгел, читтән килгән кунаклар өчен дә икеләтә зур шатлыклы бәйрәм булып үтте, кунакларның күп булуы да шуны раслады, дип яза «Татар-Информ».
Мәчетне ачу тантанасыннан соң, анда өйлә намазы укылды.
Һәр авыл-саланыкы кебек, Канчәбернең дә үз тарихына бәйле истәлекләре бар. Элекке мәчет биек манаралы булган, СССР ның атеизм чорында манарасын саклап калган бердәнбер мәчет булгандыр ул Төмән җирендә. Районнан мәчет манарасын кисәргә дип килгән кешеләрне бер авыл агае мылтык белән каршы алган, манарага кагылсагыз, атып үтерәм, дип янаган. Шуннан соң манара кисәргә алынучы булмаган. Хәзер бу мәчет җимерелү хәлендә, әмма аны сүтеп ташларга беркемнең дә кулы күтәрелми, мәчет үзе тора алган кадәр торырга тиеш, җимерелүе табигый, дигән караш яши Себердә.