Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан көндәшлеккә сәләтле булсын өчен барысын да эшләячәкмен

«Президент буларак мин Татарстан көндәшлеккә сәләтле булсын өчен барысын да эшләячәкмен», — дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арчада ясаган

БӘЙЛЕ
2011 Июл 26

«Президент буларак мин Татарстан көндәшлеккә сәләтле булсын өчен барысын да эшләячәкмен», — дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арчада ясаган чыгышында. Биредә алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча өченче Гомумхалык праймеризы уза.

«Татарстан әйдәп баручы булырга, аны белергә тиешләр», — диде үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов һәм якын киләчәктә Татарстанда узачак зур спорт чаралары (2013 елгы Универсиада, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары һәм башкалар) республикага танылу мөмкинлеге бирә, дип өстәде.

Республика башлыгы Россия Премьер-министры Владимир Путинның «Бердәм Россия» партиясен һәм «Бөтенроссия халык фронтын» берләштерү турындагы тәкъдимен хуплавын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ТР алдында 2016 елга 2 триллион сум күләмендә сәнәгать продукциясе җитештерү бурычы тора. Ул 2010 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 1 триллион сумнан артыграк сәнәгать продукциясе җитештерелүен искәртте. Татарстан Президентының сүзләренә караганда, боларның барысы да республиканың иң эре сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге нәтиҗәсе.

Сайлап алучылар каршында ясаган чыгышында, Рөстәм Миңнеханов республика Президенты буларак әлеге территория өчен тулысынча җавап бирүен билгеләп үтте. «Иң мөһиме — республиканың иҗтимагый-сәяси тотрыклылыгы, конфессияара һәм милләтара татулык», — дип ассызыклады ТР башлыгы. Аның фикеренчә, республика җитәкчелегенең төп бурычы — Татарстан халкының тормыш сыйфатын, аларның керемнәрен арттыру. Рөстәм Миңнеханов шулай ук урта сыйныф формалаштыру — кече һәм урта бизнеска шартлар тудыруны төп бурычларның берсе дип саный. Моннан тыш, Татарстан Президенты сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрен үз эшендәге өстенлекле юнәлешләр рәтенә кертте.

Шулай ук автомобиль кластерын киңәйтергә, авыл хуҗалыгы тармагына, Татарстан авиация кластерын модернизацияләүгә, икътисад һәм энергетиканы үстерүгә җитди игътибар бирергә кирәк.

Үз чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов без үткәнебезне онытмаска тиешбез, дип ассызыклады. Аның фикеренчә, Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу проекты Татарстанга дөньяга танылырга һәм мәдәни мирасны сакларга мөмкинлек бирә. Рөстәм Миңнеханов Татарстан барлык өлкәләрдә әйдәп баручы булсын өчен бөтен тырышылыгын куячагына ышандырды. «ТР Президенты буларак Хөкүмәт һәм муниципаль берәмлек җитәкчеләре белән берлектә Татарстан көндәшлеккә сәләтле булсын өчен барысын да эшләячәкмен», — диде республика башлыгы.

Искәртеп узабыз, Татарстанда 21 июльдән 10 августка кадәр РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча Гомумхалык праймеризы үтә. Аның беренчесе — Апаста, икенчесе Алексеевскида узды. Праймеризда катнашучылар өчен 14 мәйданчык булдырылган. Кандидатлар исемлегендә 17 кеше («Бердәм Россия» партиясе һәм Бөтенроссия халык фронты вәкилләре) бар. Праймеризда катнашучы һәркем ким дигәндә 5 мәйданчыкта чыгыш ясарга тиеш. Һәр мәйданчыкта 40 кандидат 300 сайлап алучы алдында чыгыш ясый. Сайлап алу комиссияләренә барлыгы 4200 вәкил (сайлап алучы) кертелгән. Праймеризда катнашучылар һәм сайлап алучылар исемлеге «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы президиумы һәм Бөтенроссия халык фронтының Төбәк координация советы тарафыннан төзелгән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе