Мөселманнар өчен дүрт изге айның берсе булган Рамазан аена санаулы көннәр калып килә. Рамазанның беренче көненнән уразага керәбез. Рамазан ае үзе кояш баегач — 31 июльдән башлана, 1 августтан мөселманнар ураза тота башлый, дип яза intertat.ru
«Ураза» сүзен фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә көн буе тыелып тору дигәнне аңлата. Ураза ул — ашау-эчүдән, бозыклыклардан, яман гадәтләрдән тыелу.
«Нәрсә соң ул ураза?» дигән сорауга Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең уразага багышланган бер вәгазендә ачык җавап бирә: «Без уразаны Аллаһ ризалыгы өчен дип тотабыз. Аллаһ мөселман кешеләргә ураза тотуны фарыз итте. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримнең »Әл-Бәкарә« сүрәсенең 183 нче аятендә: Әй, иман китергән бәндәләр, сездән элеккеге кавемнәргә фарыз булган шикелле, сезгә дә ураза фарыз булды, дип уразаның фарызлыгын белдерде. Без: »Лә иләһә илләллаһ Мөхәммәдүр Расүллаһ« (Аллаһы Тәгаләгә һәм аның пәйгамбәре Мөхәммәд галәйһиссаләмгә ышанам) »,- дип үз иркебез белән иман китереп, иман кәлимәсен әйткәч, мөселман булабыз. Шуннан безнең өстебезгә иманны яхшы белү, биш вакыт намаз, елга бер ай ураза, зәкят, хаҗ шикелле фарызлар йөкләнә. Ураза — шушы фарызларның берсе".