2011 елның 24 июлендә Башкортстан республикасының Московка поселкасында мәчет ачылу тантанасы булып үтте. Ачылу тантанасында Татарстан республикасының көньяк-көнчыгыш регионы казые һәм Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрдәншин да катнашты, ул барлык казыят һәм мөхтәсибәт исеменнән җирле халыкны әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлады. Бәрәкәт, муллык теләп, илебез тынычлыгы өчен дога кылды. Шулай ук чакырылган кунаклар арасында Уруссу шәһәр тибындагы поселыгының «Фәнис» мәдрәсәсенең педагогик коллективы да бар иде. Тантаналы чарадан соң, барлык мөселманнар да мәчеткә кереп, намаз укыдылар.
Яңа мәчет бик тә уңайлы урында — юл чатында урнашкан, шунлыктан барлык мөсафирлар да биредә теләгән вакытта туктап, гыйбадәт кыла алачаклар.
ТҖ МДН