ТҖ МДН Болгарда сәләтле мөселман яшьләре лагерын уздыра

27-31 июль көннәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгарда сәләтле мөселман яшьләре лагерын уздыра. Лагерь 27 июльдә Диния нәзарәте бинасында мөселман

БӘЙЛЕ
2011 Июл 26

27-31 июль көннәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгарда сәләтле мөселман яшьләре лагерын уздыра. Лагерь 27 июльдә Диния нәзарәте бинасында мөселман яшьләренең Проектлар мәктәбен ачу белән башлана.

«Алтын урта» дип аталган лагерь Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен үстерү фонды ярдәмендә оештырыла.

Диния нәзарәте узган айда мөселман яшьләре тормышына кагылышлы проектларга конкурс игълан иткән иде, дип яза Интертат. Лагерь шул конкурсның дәвамы буларак күзаллана. 5 көн дәвамында 40 тан артык конкурста катнашучы проектларын әзерләячәк, шулай ук аларга дини тематикага кагылышлы дәресләр укытылачак, спорт чаралары уздырылачак. Соңгы көнне проектларны тәкъдим итү каралган. Иң яхшылары ел дәвамында тормышка ашырылыр дип көтелә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе