Оппозиция башлыкларының берсе Мөхәммәд Басиндва, Салих хакимиятне тапшыру планын имзаламый торып, оппозиция бернинди сөйләшүләргә дә бармаячак, дип әйтте. Әлеге планны Фарсы култыгы илләре хезмәттәшлеге шурасы тәкъдим иткән иде, дип яза Азатлык.
Июнь башында Санада яраланган Салих әлегә Согуд Гарәбстанында дәвалана.