Азнакай шәһәренең 20 дән артык предприятие вәкилләре катнашында иске татар зиратын чистарту буенча өмә узды, дип хәбәр итә «Маяк» газетасы.
Ел да, халык ярдәме белән, зиратны тәртипкә салуда зур эш башкарыла. Быел узган чарага оешма вәкилләреннән тыш үз теләкләре белән килүче кешеләр дә булган, алар өчен зират — изге урын. Варис Гарипов һәм Фәндәс Хәйруллин өмәне изге һәм саваплы эш дип санап, инде берничә ел рәттән, хәлләреннән килгәнчә, шәһәр халкына булыша.
Мәчет дин әһелләре зиратны чистарту эшен шимбә көнне тагын дәвам итәргә дигән тәкъдим кертте. Бу чарага, бәлки, өмә көнне вакытлары булмаган кешеләр дә килә алыр.