Метшин Куйбышев сусаклагычы ярында төзеләчәк кәшәнә (часовня) белән мәчет төзелеше өчен ак

Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетының «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе вакытында мэр Илсур Метшин «Булгария» теплоходы һәлакәткә очраган урында — Куйбышев сусаклагычы

БӘЙЛЕ
2011 Июл 25

Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетының «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе вакытында мэр Илсур Метшин «Булгария» теплоходы һәлакәткә очраган урында — Куйбышев сусаклагычы ярында төзеләчәк кәшәнә белән мәчет төзелеше өчен акча туплау мәсьәләсен күтәреп чыкты.

«Бу эшкә сәнәгать предприятиеләрен һәм үзләре булышырга теләк белдерүчеләрне җәлеп итәргә кирәк. Әлеге мәсьәләне хәл итүне озакка сузмау хәерле», — дип белдерде ул.

Илсур Метшин шулай ук соңгы вакыйгаларның мөселман һәм православие динендәге кешеләр өчен зиратларның мәйданнарын арттыру кирәклеген күрсәтүен дә билгеләп үтте. tatar-inform.ru хәбәр иткәнчә, мэр әлеге мәсьәлә буенча республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итү зарурлыгын билгеләп үтте.

Казан башлыгы һәлакәт нәтиҗәсендә үлгәннәрнең туганнарының кайгысын уртаклашуын хәбәр итеп, шәһәр хезмәтләренең бу нисбәттән ниләр эшләүләре турында хисап бирүләрен сорады. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары — Казан шәһәре Социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Просвирякова сүзләренчә, һәлакәттә зыян күрүче 38 кешегә компенсация түләнгән. Тикшерү эшләре беткәч, 3 вафат булган кешенең туганнарына компенсация түләү көтелә.

Казанда кичектергесез медицина-психологик ярдәм күрсәтүне сорап, 10 кеше мөрәҗәгать итә икән. Алар арасында кайгы уртаклашучылар да, ярдәм сорап шалтыратучылар да (үлгәннәрнең туганнары) бар. 114 җирләнгән кешенең 53е Казаннан булган.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе