Хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычында «Булгария» теплоходын сай сулы затонга илтү буенча әзерлек эшләре төгәлләнеп килә.
«Хәзерге вакытта «Булгария»не су өстендә тотып торучы ике йөзмә кранның якорьларына уенты ясау эшләре башкарыла. Бу шактый катлаулы эш. Аны төгәлләгәч, «Булгария»не судно һәлакәткә юлыккан урыннан якынча 11-12 чакрым ераклыктагы Кирельский затонына озатып барачак 12 суднодан торган кәрван формалаштыру күздә тотыла», — дип хәбәр итте «Интерфакс» агентлыгына теплоходны су төбеннән күтәрү буенча оператив штабның рәсми вәкиле.
Аның сүзләренә караганда, «Булгария»не затонга ике йөзмә кран (алар хәзерге вакытта теплоходны су өстендә тотып тора) илтәчәк.