Әлмәт хатын-кызлар мәдрәсәсендә Коръән курслары тәмамланды. Курсларны ябу тантанасында муниципаль районның имам-мөхтәсибе Рафыйкъ хәзрәт Миңнәхмәтов катнашты, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
27 июньдә башланган укулар барышында барлыгы 40 бала изге китапны ятлау белән шөгыльләнгән. Алар өчен Коръән аятьләрен иң тәҗрибәле педагоглар төшендергән. Әлеге курсларның ислам дәресләреннән аермасы шунда, бирегә килгән кызлар башта ук Коръәннең бер өлешен яттан белеп килгән. Алар арасында Коръән укуда алдынгылыкны яулаганнар да бар.