Югалганнар исемлегендә әле дә ике кеше кала. Аларны эзләү дәват итә.
Корабта булган 201 кешенең 79ы коткарылды, дип яза Азатлык.орг.
10 июльдә баткан “Булгария” корабы 20 метр тирәнлектән кичә су өстенә чыгарылды һәм сай урынга күчерелде. Корабның су керердәй урыннары ныгытылды.
Эчендәге су чыгарылып йөзәрлек хәлгә китерелгәннән соң, ул кораблар тора торган якындагы бер урынга күчереләчәк.