Әлегә Түбән Новгород хакимияте Мәкәрҗә ярминкәсе мәчетен торгызу мөмкинлекләрен карый. Мөселманнар әлеге мәсьәләне соңгы җиде елда калкытып киләләр. Бары тик хәзерге шәһәр башлыгы Олег Кондрашов эшли башлагач кына проблема хәл итүгә таба борылды, дип яза islamnews.ru. Шәһәрнең шәхси сайты исә мэрның гаҗәпкә калуын хәбәр итә.
Түбән Новгорд Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы рәисе Дамир хәзрәт Мөхетдинов 5 июльдә Россия Президенты Дмитрий Медведов белән очрашу вакытында Түбән Новгородның Ярминкә мәчетен торгызу проблемалары турында сөйләгән иде. Ул аның Россиядә император кушуы буенча һәм дәүләт казнасы хисабына Түбән Новгородта салынган таш мәчетләрнең берсе булуы турында әйтте. «Кызганыч, бинасы сакланмаган. Без — Түбән Новгород мөселманнары — мәчетне торгызырга телибез һәм менә җиденче ел инде шәһәр хакимиятеннән мәчет булган җирне сорыйбыз, әмма әлегә уңай җавап юк», — диде Дамир хәзрәт Президентка.
Мэр бу чыгышка карата гаҗәпләнүен белдерде, дип хәбәр итә шәһәр сайты. «Мин 23 июньдә диния нәзарәте вәкилләре белән сөйләштем һәм мәсьәләнең барлык үзенчәлекләре белән танышып чыкканнан соң мәчетне торгызу турындагы сорауны карарга сүз бирдем», — ди Олег Кондрашов.
Мәкәрҗә ярминкәсе XVI гасыр урталарында Идел буендагы Макарьево монастыре янында барлыкка килгән, 1817 елда Нижний Новгородка күчерелгән. Ул һәр елны июль—август айларында уздырылган. Анда бөтен Россия шәһәрләреннән һәм чит илләрдән килгән сәүдәгәрләр үз товарлары белән сату итәләр. Мәкәрҗә ярминкәсе Октябрьдән соң да берникадәр вакыт эшли һәм 1929 елда бөтенләй туктатыла, дип хәбәр итә intertat.ru
1817 елда Мәкәрҗә ярминкәсе Түбән Новгородка күчерелү белән биредә мәчет барлыкка килә, дип яза islamnews.ru. Сәүдә эшләре башлануга морзалар Ярминкә мәчетен төзү турында килешәләр. Шул ук вакытта җирлектә яшәүчеләр дә мәчет белән кызыксына. Бу чорда шәһәрдә татарлар саны күпләп арта.
Берникадәр вакыт агачтан корылган мәчет эшли. 1827 елда таш мәчет салына. Империянең танылган ярминкәсендә мәчетне коручы архитектор ислам мәдәнияте үзенчәлекләрен киң файдалана. Шуны да әйтергә кирәк, Ярминкә мәчете сызымнары буенча сигез почмаклы бина салына. Әлеге проект алга таба Николай I карары белән Россиядәге мәчетләр төзелешендә исәпкә алынырга тиеш була. шулай итеп Ярминкә мәчете бинасы башка күп сандагы иман йортларын салуда өлге булып тора.