Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте җитәкчесе Г.Онищенко тарафыннан төбәкләрдәге кулланучылар хокукларын яклаучы идарәләргә «2011 елда хаҗга әзерлек турында»гы рәсми хат юлланды. Хат нөсхәсе әлеге федераль хезмәтнең сайтына урнаштырылган. Бу хакта дини сайтлар да хәбәр итә.
Россия хөкүмәте каршындагы дини оешмалар коммиссиясе мәгълүматлары буенча узган ел хаҗ кылучылар саны 20620 гә тулган. 20500 квота бирелгән булган. Быел да шул кадәр квота билгеләнде. Согуд Гарәбстаны Корольлегенә хаҗ кылырга 28 сентябрьдән башлап 1 ноябрьгә кадәр килерләр дип көтелә. Россиядән самолетларда 9000, башка төр транспортта 11500 кеше барачак, диелгән хатта.
Согуд Гарәбстаны Корольлегенең сәламәтлек саклау министрлыгы быелгы Хаҗ һәм Кече хаҗ вакыты өчен медик-санитар кагыйдәләр әзерләгән. Әлеге кагыйдәләр Россия хөкүмәтенең дини оешмалар мәсьәләләре буенча комиссиясенең хаҗ советы һәм Гарәбстанның хаҗ буенча министырлыгы арасында төзелгән изге сәфәргә кагылышлы килешүдә күрсәтелә, дип хәбәр итә Интертат.ру.
Тормыш иминлеген һәм сәламәтлекне саклауга кагылышлы кагыйдәләр түбәндәгечә:
- Согуд Гарәбстаны җиренә аяк баскан һәр хаҗиның РФ сәламәтлек саклау органнары тарафыннан расланган менингитка каршы прививка ясату турындагы таныклыгы булырга тиеш. Бу төр прививка — дүрт компонентлы ACYW вакцинасы 3 елдан да элегрәк кадалмаган һәм сәфәргә чыгарга 10 көн калганчы ясатылган булырга тиеш;
- Согуд Гарәбстаны сәламәтлек саклау министрлыгы хаҗилар юллаучы дәүләтләргә хаҗ кылырга килгәнче сезон гриппына каршы вакцинация уздырырга киңәш итә. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә, шикәр чирлеләргә, сулыш алу юллары, бөер, бавыр авыруларыннан интегүчеләргә;
- хаҗиларны озатучы табиблар төркемендә гомумпрофиль яки профилактика белгече булырга тиеш;
- Гарәбстан җиренә консервланган яки герметик савытларда, контейнерларда булмаган ризыклар кертү тыела;
- халыкара медик-санитар кагыйдәләрдә каралган чирләргә кагылышлы көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда Согуд Гарәбстанының сәламәтлек саклау министрлыгы куркынычсызлык саклауны һәм хаҗилар арасында инфекция таралуга каршы чаралар уздыруны үз өстенә ала.
Хаттан аңлашылганча, безнең кулланучылар хокукларын яклаучы идарәләрдән хөкүмәт органнары, сәламәтлек саклау оешмалары, мөселман диния нәзарәтләре белән берлектә хаҗга баручылар һәм алар белән шөгыльләнүчеләр исемлеген булдыру сорала. Шулай ук алар сәфәргә җыенучыларны йогышлы авыруларга профилактика йөзеннән белешмәлекләр, шәхси саклану әйберләре (респираторлар) белән тәэмин итәргә, инструктаж уздырырга, медицина хезмәткәрләрен тәкъдим итәргә тиешләр. Моннан тыш идарәләрдән «Менцевакс ACYW» вакцинасына ихтыяҗ күләмен, сату тәртибен, прививка ясау урыннарын билгеләү таләп ителә.
«РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенә 15 августка кадәр хаҗга әзерлек, шул исәптән төбәкләрне вакцина белән тәэмин итү турындагы хисапны җиткерергә» , — диелгән Г.Онищенко хатында.