Куйбышев сусаклагычында баткан «Булгария» теплоходын су төбеннән күтәрү буенча операциянең чираттагы фазасы башланды. Берничә минут элек судан теплоходның антеннасы, мачтасы һәм капитан рубкасы күренде.
«Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәләр министрылыгының оператив штабыннан хәбәр итүләренчә, судно су өслегеннән метр ярымга күтәрелгәннән соң, водолазлар эшкә керешәчәк, алар теплоходка герметик каплау уздырачак. Шуннан соң эчтәге суны чыгаруга берничә сәгать кирәк булачак, дип яза tatar-inform.ru
Судно күтәрелгәннән соң, ул Куйбышев исемендәге заводның һәлакәт урыныннан 7 км ераклыкта урнашкан йөзмә догына күчереләчәк.