Кичә VII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең кинотасмаларны сайлап алу комиссиясе үз эшен тәмамлады.
6-11 сентябрьдә Казанда «Мәдәниятлар диалогы аша — диалог кору мәдәниятына» шигаре белән узучы VII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең кинотасмаларны сайлап алу комиссиясе рәисе итеп Сергей Кудрявцев билгеләнгән иде. Россиядәге танылган кино белгече, кинокритик кичә беренче тапкыр Казанга килде.
Сайлап алу комиссиясенә шулай ук режиссер, драматург, язучы Салават Юзеев, кинофестивальнең программалар директоры Илшат Латыйпов, фестивальнең иҗтимагый элемтәләр буенча директоры Мурад Секакмия, Италия режиссер Ингрид Демец керде.
Бүген «Татмедиа» агентлыгында бу нисбәттән Россиядәге танылган кино белгече, кинокритик Сергей Кудрявцев, режиссер, драматург, язучы Салават Юзеев, кинофестивальнең программалар директоры Илшат Латыйпов, «Татаркино» оешмасы директоры Владимир Батраков катнашында матбугат очрашуы булды.
Казан кинофестивале оештыру комитетына 40 илдән 300дән артык заявка кергән. Иң күп ленталар — Ираннан, Төркиядән, Пакыстан, Россия һәм Үзбәкстаннан. «Бигрәк тә Кыргызстан шатландырды. Бу ил тарафыннан тәкъдим ителгән өч фильм да программага кертелде», — дип белдерде И.Латыйпов. Комиссия сайлап алу вакытында бу фильмнарның барысын да карап чыккан. Алар арасында Төркия, Иран, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Сирия, Бөекбритания, Италия, Мексика, Греция, Һиндстан, Испания, АКШ, Россия, Казахстан, Үзбәкстан һәм башкалар бар. Күпчелек ленталар — Иран, Төркия, Россия һәм Үзбәкстаннан. Режиссер Салават Юзеев хәбәр иткәнчә, быел Татарстаннан фильмнар, башка елларга караганда, азрак кергән.
Быел заявкалар беренче тапкыр Эстониядән, Кореядән, Тайландтан, Филиппиннан, Кениядән, Чадтан, Бельгиядән, Словениядән, Грузиядән һәм Кытайдан килгән.
Казан кинофестиваленең программалар директоры Илшат Латыйпов сүзләренә караганда, конкурска кырык фильм (барлык заявкаларның 15 проценты), конкурстан тыш программага егерме фильм кертелгән.
Конкурс программасына кермәгән, ләкин тамашачы өчен кызыклы фильмнар фестивальнең «Азия киңлеге», «Татарстанда эшләнгән» дип аталган конкурстан тыш тематик блокларында күрсәтеләчәк. И.Латыйпов сүзләренә караганда, профессиональ дәрәҗәдә эшләнгән яңа үзбәк киносына аерым программа багышлана. Хәзерге вакытта фестивальнең оештыру комитеты чакыру билетлар җибәрү белән мәшгуль, дип яза «Татар-Информ».
Быел халыкара фестивальнең жюри рәисе итеп күренекле режиссер, актер, сценариеләр авторы, ВГИК профессоры, РФнең сәнгать эшлеклесе һәм Россиянең халык артисты Владимир Хотиненко билгеләнде. Ул 2005 елда фестивальдә «Мөселман» фильмы белән беренче бүләккә лаек булган иде.
Сергей Кудрявцев фикеренчә, мөселман киносы фестивале дип, ниндидер бер кысаларга куып кертергә ярамый. Фильмнар дини тематикага багышланган булсын, режиссеры мөселман булсын дигән фикерләр белән килешми ул.
Конкурска кертелә торган фильмнарны сайлап алганда да, иң элек аларның сыйфатына игътибар ителгән. «Аларның бөтенесенә дә «үз йортыңны табу» темасы хас. Ул гаилә дә, ил дә, тулы бер дөнья да булырга мөмкин. Бу тема Үзбәкстаннан, Ираннан, Төркиядән килгән фильмнарга хас. Яшь кино белгечләреннән алып тәҗрибәле кино төшерүчеләргә кадәр шушы тема тирәсендә берләште», — дип белдерде Сергей Кудрявцев. «Бер конкурста төрле буын кешеләре һәм төрле ил вәкилләре җыелды», — дип саный ул.
Фестиваль көннәрендә фильмнар Казанның «Гранд Синема» комплексындагы һәм «Мир» кинотеатрларында барачак.