Фатирга түләүдә бурычлары булган кешеләр җәмәгать эшләренә җәлеп ителәч&

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган гражданнарга, әгәр мондый проблема бар икән, эш эзләүдә ярдәм итәргә кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты

БӘЙЛЕ
2011 Июл 22

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган гражданнарга, әгәр мондый проблема бар икән, эш эзләүдә ярдәм итәргә кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында «2010/2011 елгы ягу сезонында ТР җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалыгын оештыру эшләренең нәтиҗәләре һәм 2011/2012 елгы ягу сезонына нәтиҗәле әзерләнү буенча бурычлар турында»гы мәсьәлә буенча үткәерлгән утырышта шундый тәкъдим белән чыкты.

Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, вице-премьер — Татарстан энергетика министры Илшат Фәрдиев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин үз докладында хәбәр иткәнчә, торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен үз вакытында түләү һәм энергия ресурслары өчен исәп-хисап ясау торак-коммуналь комплексы эшчәнлеге өчен, аеруча ягу сезонында, зур әһәмияткә ия. Докладчының сүзләренә караганда, 2011 елның беренче кварталында халыктан түләүләр җыю дәрәҗәсенең динамикасын анализлау әлеге күрсәткечнең 2009 һәм 2010 еллардагы белән чагыштырганда яхшыруын күрсәткән. Әмма 2011 елның икенче кварталында 2010 елның шул чоры белән чагыштырганда аның кимүе күзәтелгән.

2011 елның 1 июленә идарәче компанияләр эшләгән чордагы бурычның гомуми күләме 3 миллиард 88 миллион сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә tatar-inform.ru

Рөстәм Миңнеханов халык белән эшләү кирәклеген ассызыклады. «Әгәр кеше өч ай буе түләми һәм үзенә берни дә булмавын күрә икән, ул алга таба да түләмәячәк. Алар моның өчен тиешле җәза алачакларын белергә тиеш. Судлар белән эшләгез, башка формалар табыгыз, — диде ТР Президенты. — Һәр гаиләне аерым карарга кирәк».

Әлеге уңайдан фатирга түләүдә зур күләмдә бурычлары җыелганнарны маневр фондына күчерү, ә эш урыны белән проблемалары булган гражданнарга эш табуда ярдәм итү турындагы тәкъдимнәр килде. «Әгәр эш урыны белән проблемалар бар икән — ярдәм итегез. Җәмәгать эшләренә урнаштырыгыз. Без эш табарга ярдәм итәчәкбез — койма, подъезд, торба буясын һәм бурычын түләсен. Бурычны берничә айга бүләргә дә мөмкин. Әгәр эш урыннарына бәйле проблемалар бар икән, без ярдәм итәргә тиешбез», — дип ассызыклады Татарстан башлыгы.

«Тулаем алганда, без кышны яхшы гына үткәреп җибәрдек. Гәрчә электр чыбыклары боз белән каплануга бәйле очраклар булса да. Безнең хезмәтләр бу проблеманы оператив төстә хәл итте», — диде ТР Президенты.

Илдар Халиков ассызыклап үткәнчә, ягу сезонына әзерлек буенча барлык министрлык һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләрнең эше яхшы оештырылган булырга тиеш. «Барлык эшләр дә әзерлек актларын рәсмиләштереп, 15 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш, — диде ТР Хөкүмәте башлыгы. — 964 социаль әһәмияткә ия объект (дәвалау, мәктәпкәчә учреждениеләр һәм башкалар) аерым игътибар таләп итә. Бер үк вакытта электр белән тәэмин итүнең резерв чыганакларының җиһазланышына бәйле мәсьәләне хәл итәргә кирәк».

ТР башлыгы җылы бирүне күпкә алданрак оештырырга тәкъдим итте. «Җылы бирүнең вакыты һәрвакытта да халыкта ризасызлык уята, — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. — Тулаем алганда, көзге-кышкы чорны аерым проблемаларга юлыкмыйча үтү өчен безнең потенциал җитәрлек».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе