Казан архитектура-төзелеш университеты студентлары инде икенче атна Казанның 10 скверында хезмәт итә. 25-шәр кешедән торган 4 төзелеш төркеме шәһәрнең яшел зоналарын төзекләндерә.
KZN.RU порталы «Казанның 100 скверы» проекты барышын күзәтүне дәвам итә. «КДАТУ-2013» штабы командиры Артем Әхтәмов хәбәр иткәнчә, мәйданнарның күбесендә эш яхшы темпларда бара. Кол Гали урамы буенча «Акчарлак» янындагы бассейн янында булган «Дубовый кордон» скверында амфитеатр астына нигез әзерләнгән, яктырту баганалары өчен траншея казылган.
Г.Кутуй һәм Кызыл Позиция урамнары чатындагы скверда брусчатка җәяләр, яктырту баганаларын урнаштырырга әзерләнәләр. Хәзерге вакытта паркның төп бизәлеше клумба яисә стела мәсьәләсе булуы хәл ителә. Кече архитектура формасы Вахитов һәм Совет районнары дуслыгының символы булып торачак һәм киләчәктә ике район кешеләренең яратып очрашу урынына әверелергә мөмкин.
Скверларны яшелләндерү эше белән «Горводзеленхоз» шөгыльләнәчәк. Скверларның күбесендә газоннан кала агач һәм куаклар утырту каралган. Агачларны белгечләр көзгә таба утыртырга ниятли. Болотников урамы буенча ГХАТ идарәсе янындагы скверда поребрикаларны демонтажлау эшләре, парктагы юлларга тамгалар салу эшләренә әзерлек бара, дип хәбәр итә kzn.ru
Әмирхан проспекты, 2 буенча урнашкан скверда брусчатка җәелгән, поребрикалар урнаштырыла.
Вишневский урамы буенча Федераль казначейство бинасы янындагы скверда территорияне төзекләндерүгә керешәләр: территорияне чүптән чистартканнар, брусчатка җәйгәннәр, ландшафт дизайны эшенә керешәләр. Артем сүзләренә караганда, мондагы клумба кызыклы булырга охшап тора.
Нигездә, бу юнәлештәге эшләр актив бара. Проектта катнашучы кызлар-егетләр алынган эшләрен вакытында төгәлләргә исәпли.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда КДАТУ студентлары тарафыннан башкарылган проектлар буенча, студентлардан торган төзелеш төркемнәре ярдәме белән 10 скверны төзекләндерү планлаштырылган. Проект бәясе скверның зурлыгыннан, файдаланган материаллардан, кече архитектура формаларының, яшеллекнең булу-булмавыннан тора һәм 1,5 — 10 млн сумга кадәр чыга. Алар барысы да бюджеттан тыш акчага финанслана.