Фартовлар, Гыймрановлар, Галиулловлар һәм Лиштаков гаилә парлары кичә Никах сараена Мендельсон маршы көе астына керде. Әлеге рәсми вакыйганың сәбәбе — әлеге парларның 50-еллык гаилә тормышы юбилеен бәйрәм итү.
Казан Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе хәбәр иткәнчә, һәр парның үз танышу тарихы, язмышы, казанышлары, әмма аларның барысын да кара-каршы чиксез ярату берләштерә.
Бүгенге кояшлы көнне бәйрәм сәбәпчеләре ярты гасыр элек гаилә тудыру истәлекләре белән бүлеште, дип хбәр итә kzn.ru