Бүген иртән «Булгария» теплоходы астыннан судноны өскә күтәрү өчен тәгаенләнгән өч тимер «сөлге» үткәрелде. Аларның икесе теплоходның — арткы, тагын берсе алгы өлешеннән кертелде, дип хәбәр иттеләр оператив штабтан.
Соңгы — дүртенче «сөлгене» үткәрү эшләре дәвам итә. Әлеге операция көн уртасына төгәлләнергә тиеш.