31 июльдә барлык мөселманнар өчен дә изге айларның берсе — Рамазан ае башланып китә. Шул уңайдан Сезгә Рамазан аенда сәхәр һәм намаз вакытларын тәкъдим итәбез.
Ният һәм ифтар догасы. Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр, дип. Гарәпчә ният кылу мәстәхәб булыр:
«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».
Авыз ачканнан соң: «Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мә әххәртү». — Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл, дип дога кылабыз. Җ.МДН