Халыкара студентлар саммиты үткәрүдән Татарстанның гади яшьләренә файда китерерме

Иң яхшы мөселман спикеры исеме яулаган Аида Җиһаншина кем ул? 2012 елда Казанда Халыкара студентлар саммиты үткәрүдән Татарстанның гади яшьләренә файда китерерме? Татарстан яшьләре

БӘЙЛЕ
2011 Июл 21

Иң яхшы мөселман спикеры исеме яулаган Аида Җиһаншина кем ул? 2012 елда Казанда Халыкара студентлар саммиты үткәрүдән Татарстанның гади яшьләренә файда китерерме? Татарстан яшьләре Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИК) Истанбулда уздырган конференциядән кайтты.

Халыкара аренада елдан-ел таныла барган Татарстанда 2012 елда дөнья күләмендә студентлар саммиты уздыру ихтималы бар. Ислам хезмәттәшлеге оешмасының (ОИК) Истанбулда узган җыенында катнашып кайткан Татарстан студентлары Лигасы җитәкчесе Тимур Сөләйманов Халыкара яшьләр чараларын Казанда оештыру яклы.

«Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Халыкара моделе» дип аталган җыен Төркиянең Истанбул шәһәрендә үтте. Анда Студентлар Лигасы җитәкчесе, «Сәләт» оешмасы вәкиле, аспирант Тимур Сөләйманов, Казан федераль университетының юридик факультеты студентлары Аида Җиһаншина һәм Рәшит Зарипов катнашты.

Конференциягә дөньяның 25 иленнән 100дән артык катнашучы килгән. Җыенны Ислам конференциясе оешмасының яшьләр форумы белән Төркиянең Сабанҗи университеты оештырган.

Аида Җиһаншина — иң яхшы спикер!

КФУның юридик факультеты студенты Аида Җиһаншина мөселман илләреннән килүче 135 кеше арасында чыгыш ясаган. Сүз күбрәк гарәп илләрендәге бүгенге вәзгыят турында барган. Ислам хезмәттәшлеге конференциягә мөселман илләрен җыйды. Без Истанбулга Русия исеменнән бардык. Башка ил яшьләре чын сәяси максатлар белән килгән. Барысы да сәясәтчеләргә чыгыш ясады. Чынлап торып Таулы Карабах, Фәләстин, Ливия мәсьәләсен тикшердек, — ди Аида Җиһаншина.

Гарәп илләрендәге бүгенге вәзгыяткә килгәндә, Аида Җиһаншина Ливияне бомбага тотуны туктатырга кирәклекне белдергән. — Америка гарәп илләренә тәре явы башлады дип әйтә алмыйм. Әмма Кушма Штатлар нефть өчен сугыша. Кайда нефть — шунда АКШ, — ди Аида Җиһаншина. 135 катнашучы арасында өч кешегә «Иң яхшы спикер» номинациясендә урын бирелгән. КФУ студенты Аида Җиһаншина әлеге номинациядә беренче урынга лаек табылган.

Татарстаннар Фәләстинне яклый

Конференция вакытында күп төрле тренинглар, мастер-класслар үткәрелгән. Таулы Карабах, Израиль-Фәләстин мәсьәләләре каралган. — Без конференциягә Русия исеменнән бардык. Сәяси сорауларда Русиянең тышкы эшләр министрлыгы фикерен җиткердек. Тышкы эшләр министрлыгы Фәләстин ягында, шуңа фәләстиннәрне хупларга тырыштык, — ди Тимур Сөләйманов.

Биләрдә Татарстан «Селигеры» булырга тиеш

«Сәләт» Ислам хезмәттәшлеге оешмасында инде өч ел әгъза булып тора. Ислам оешмасы вәкилләре «Сәләт» җыеннарында булып китсә дә, күпләп кеше җибәргәннәре юк. — «Сәләт» оешмасының «Биләр» фестиваленә килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яңа идея бирде. Ул «Биләр» фестивален «Селигер» җыенына әйләндерергә тели, — дип белдере «Татар заманы» интернет газетасына Тимур Сөләйманов.

«Селигер» фестивале бөтен Русия күләмендә Тверь өлкәсендә үткәрелә. Бирегә төрле кызыклы проектлар әзерләгән яшьләр җыела. Әлеге проектларны хакимият тормышка ашырырга ярдәм итә. Студентлар Лигасы җитәкчесе Тимур Сөләйманов әйткәнчә, Татарстан президенты әлеге масштаблы чараның Татарстан вариантын Биләр шәһәрендә оештырырга тәкъдим итте, дип яза tatartime.com

Татарстанда Халыкара яшьләр чараларын уздыруның уңай яклары бик күп. Мисал өчен, Татарстан яшьләре Халыкара грантлар ота ала, Татарстаннан чит илгә укырга студентлар җибәрү мөмкинлеге артачак.

– Татарстаннарның төрле конференцияләргә баруына караганда, чит ил яшьләренең Татарстанга килүе отышлы. Бу Татарстанның зур дөньяга күпер салу булып торачак, — дигән фикердә студентлар Лигасы җитәкчесе, «Сәләт» оешмасы вәкиле, аспирант Тимур Сөләйманов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе