20 көн буена Казандагы «Сөләйман» мәчете ир балаларның шау-шуына күмелде. Бүген исә бу күңелле җәйләүнең ябылу тантанасы уздырылды.
Тантанага Казанның Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте җитәкчесе Дамир Фәттахов, «Аудэкс» оешмасы башлыгы Айрат Гимадутдинов, «Мөслимә» мөселман хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, «Мөслимә» газетасы баш мөхәррире Әлмира апа Әдиятуллина һәм башка рәсми затлар, ата-аналар килгән иде.
Инвалид бала Аяз Хәлимов Коръән укып башлаган кичәне мәчет хезмәткәрләре Раил хаҗи Әхмәтов белән Роза апа Мортазина күркәм итеп алып бардылар. Алар кунакларга Үзбәкстаннан, Чечня, Мари Иле республикаларыннан, Перьм, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән, һәм, әлбәттә, Татарстанның төрле төбәкләреннән бирегә килгән 60 баланың бер гаилә булып яшәүләре турында бәян иттеләр.
Балалар мәчеттә фикһ, гакыйдә, әхлак дәресләре алдылар, азан әйтергә, намаз укырга өйрәнделәр. Дөрес, алар сабак уку белән генә шөгыльләнмәделәр, төрле истәлекле урыннарга экскурсияләргә йөрделәр. Спорт уеннарында катнаштылар, бассейнда су коендылар, рәсем ясау белән шөгыльләнделәр.
Тантана вакытында да балалар төрле кызыклы скетчлар күрсәттеләр, шигырь сөйләделәр.
Мәртәбәле кунаклар Дамир Фәттахов, Айрат Гимадутдинов, Әлмира апа Әдиятуллина балаларның киләчәктә дә шулай әдәпле-әхлаклы булып үсүләрен теләп чыгышлар ясадылар. Аннары балалар үзләре һәм аларның әти-әниләре сүз алып сөйләде. Алар мәчетнең имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә абыстай Гыйльметдиновага, башка хезмәткәрләргә олуг рәхмәтләрен белдерделәр. Бу чыгышлар мәчетнең азанчысы Миңлеәхәт Минҗановның моңлы җырлары белән бергә үрелеп барды.
Беркөнне мәчеткә Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов килгәч, балалар аңа күп санлы сораулар биргәннәр иде. Бүген исә халык депутатының ярдәмчесе Әхмәт Халиков иң кызыклы сорау биргән 10нан артык балага бүләкләр тапшырды. Ә бүләкнең иң саллысы «Мөселманга депутат булуы авыр түгелме?» дигән сорау биргән өчен Ильяс Әдһәмовка насыйп булды.
Аннары тагын күңелле мизгелләр башланды. Балаларның берсе дә бүләксез калмады. Ә беренче урыннарны алган Мөхәммәдмурад Зиннуровка һәм Самат Закировка мини компьютерлар бирелде.
Бу тантаналы кичә Г. Тукайның «Туган тел»ен җырлау белән төгәлләнде.
Соңыннан миңа Дамир Илдус улы белән сөйләшеп алу насыйп булды. Ул мәчеттә алдан планлаштырылган 30 минут урынына сәгать ярым булуы, биредә зур тәэсирләр алуы турында әйтте. «Мин күптән түгел Белоруссиядә булдым. Аларга «Сөләйман» мәчетендә күзләре күрмәүчеләрне укытулары турында сөйләдем. Алар Казан мәчетенең эшенә шаккаттылар, бик кызыксындылар. Ә лагерьда балаларның файдалы ял итүенә килгәндә, әгәр киләсе буын мондый рухта тәрбияләнсә, сугышлар да, җинаятьләр дә булмас иде. Ә без мондый программаларга муниципаль дәрәҗәдә шактый ярдәм итә алабыз. Лагерьны оештыруда булышкан иганәчеләргә олы рәхмәтемне белдерәм. Аларның берсен дә аерып күрсәтергә теләмим»,-диде Дамир Фәттахов.
Хатыйп ГӘРӘЙ