Рамазан аена әзерлек эшләре

2011 елның 19 июлендә ТҖ МДНндә президиум утырышы булып үтте. Утырышта Рамазан шәриф аена әзерлек эшләре һәм Диния нәзарәтенең башка көнүзәк

БӘЙЛЕ
2011 Июл 20

2011 елның 19 июлендә ТҖ МДНндә президиум утырышы булып үтте. Утырышта Рамазан шәриф аена әзерлек эшләре һәм Диния нәзарәтенең башка көнүзәк мәсьәләләре каралды. Мөфти Илдус хәзрәтнең кереш сүзеннән соң, Казыйлар шурасы һәм Голәмәләр шурасы тарафыннан тәкъдим ителгән Рамазан аена кагылышлы түбәндәге мәсьәләләр белән таныштылар, алар исә үз чиратында президиум әгъзалары тарафыннан расланылды:

Беренче тәравих намаз 31 июльдә укыла, барлык республика мәчетләрендә тәравих намазын 20 рәкәгать укырга тиешлеген билгеләргә;

Сәхәр тәмамлану вакыты билгеләнделде — кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәрне тәмамлыйбыз;

Зәкят нисабы — 116.200 сум, шуның 1/40 (2,5%) өлеше зәкятне тәшкил итә;

Фитр сәдакасының бәясен билгеләргә, быел аның минималь күләме 50 сум (ашлык бөртеге бәясеннән чыгып исәпләнә), 100 сум (хөрмә бәясеннән чыгып исәпләнә), 300 сум (йөзем бәясеннән чыгып исәпләнә) тәшкил итә;

Сәламәтлеге яки өлкән яше аркасында ураза тота алмаган кешеләргә Фидия сәдакасы һәр ураза көне өчен 100 сумнан исәпләнә;

Рамазан аена намаз вакытларын расларга.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе